Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Самарадагы татар мәктәбен тәмамлаучылар барчасы да югары уку йортына керделәр


Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яңа уку елы башланды. Самардагы “Яктылык” исемле татар балаларыннан гына тупланган мәктәпне һәр елны егермегә якын бала тәмамлый. Бүгенге әңгәмәбез “Яктылык” мәктәбе мөгаллимәсе Мәрьям ханым Шакирова белән:

Сез җитәкләгән сыйныф балалары быел мәктәпне тәмамлап, кайда, нинди эшләргә урнаштылар?

Быелгы уку елын “Яктылык” мәктәбен уналты укучы тәмамлады: ун егет һәм алты кыз. Шуларның тугызысы Самарның югары уку йортларының бюджет төркемнәренә керделәр. Калганнары югары уку йортларының түләүле төркемнәрендә укыячаклар. Укучыларыбыз түбәндәге уку йортларына укырга керделәр. Самара дәүләт техник университетҗында Абидуллин Ильдар һәм Галимҗанов Руслан укыйлар. Самара дәүләт педагогия университетында биш укучыбыз белем алачаклар. Алар – Сәгъдиев Ринат, Сафиев Ринат, Халиуллин Ринат, Мәҗитов Дамир, Сәйфетдинова Эльвира. Самара дәүләт икътисади университетында ике укучыбыз укыячак – Сафина Юлия һәм Кыямова Айсылу.

Сафина Юлия яхшы укуы өчен һәм мәктәп эшендә актив катнашуы һәм иҗади эшләре өчен Совет районы стипендиаты булды. Самара муниципаль идарә институтында Моков Игорь укыячак. Саратов юридик институтының филиалында Имамов Ильяс укыячак. Ул шулай ук спорт өлкәсендәге казанышлары өчен Совет районы администрациясенең стипендиясенә лаек булган иде.

Савганова Эльвира Кинельдагы авыл хуҗалыгы академиясендә белем алачак. Самара дәүләт чуен академиясендә Гүзәл Хөснетдинова укый. Хатыпов Марсель Самара индустриаль- педагогик урта уку йортының бюджет төркемендә һөнәр алачак. Хамитова Эльвира Самара бизнес һәм идарә институтында уку бәхетенә иреште. Быелгы уку елында мәктәбебезне көмеш медальгә тәмамлаган Ваһапов Айрат уку өчен Самара дәүләт төзелеш һәм архитектура университетын сайлап алды. Менә шундый яхшы нәтиҗәләребез.

Барлык укытучылар да бер үк педагогик университетларны тәмамлыйлар. Димәк уңышның сере тәртипле балаларда. Татар балаларыннан гына тупланган мәктәптә тәрбия эше яхшы куелган димәк?

“Яктылык”тагы укытучылар үзләренең белемнәрен тулысынча бала тәрбияләргә юнәлтәләр. Балалар әйтәләр: “Без үзебезне мәктәптә итеп тоймыбыз, без үзебезне гаиләдә итеп тоябыз. Сез укытучыларга охшамаган, Сез әниләргә, әтиләргә охшаган, бигрәк тә якын”,- дигән сүзләр белән безгә киләләр.

Сез намаз укучы укытучы. Балалар тәрбияләгәндә бу сыйфатыгызны ничегрәк кулланасыз?

Күпчелек гаиләләрдә динне кабул итәләр, Аллага ошаналар. Мәктәп дини мәктәп түгел. Программа барлык мәктәпләрдәгечә: үзебезнең халыкка, гореф- гадәткә, туган телебезгә хөрмәт уяту, өйрәтү. Динебез Ислам бала тәрбияләүдә комачауламый, ә өстәмә корал гына. Әхлакый яктан баланы төзәтә уңай якка гына, ярдәм бирә. Бала кемгә ошанып яшәргә тиеш? Әти- әниләренә, укытучыларына, динебез Исламга, Ватанга таянып яшәргә тиешләр.

XS
SM
MD
LG