Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызран шәһәрендә тагын бер ай калыкты


Рамазан аеның беренче көненә каршы Самар өлкәсендәге Сызран шәһәрендә тагын бер мәсҗед манарасына ай куелды. Бу мәсҗед Сызранның Мангара бистәсендә урнашкан, җыйнак кына гыйбадәт бинасы, күркәм генә манара. Мангара бистәсендәге мәсҗед манарасына айны Самар эшкуары Тәлгать Хуҗин ясап бүләк иткән. 200 кеше сыярлык намаз залы Сызран татарларының тагын бер мәдәни үзәгенә әйләнде.

Соңгы елларда Сызран шәһәрендә татар милли хәрәкәте дин әһелләре, татар эшкуарлары белән тагын да тыгызрак эшли башлады, шуңа да уңышлары да күркәм.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG