Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер губернаторы милли оешмалар җитәкчеләрен кабул итте


Әңгәмә Милләтләр эшләре буенча губернатор Советы кысаларында оештырылган иде. Анда татар, чуаш, мордва, славян, әзери, әрмән, вьетнам милли-мәдәни оешмалары катнашты. Сергей Морозов башта төбәктә яшәүче барча мөселманнарны Рамазан ае башлану белән тәбрикләде һәм Җәмигъ мәчеткә җыенуын да белдерде. Ул шулай ук муниципаль районнар җитәкчеләре дә мәхәлләләр вәкилләре белән очрашырга ниятлиләр диде.

Әңгәмәдә Сабантуй турында да сүз булды. Моңа кадәр бу бәйрәмебез шәһәрнең төньяк чигендә урнашкан Җиңү паркында уздырыла килде. 2008-ел Сабантуе шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Ленин мәйданында булачак. Аның белән янәшә генә 2 ял паркы урнашкан: Свердлов исемнләге һәм Яңа Венец лип аталучы һәм Свердлов исемендәге парклар. Шунлыктан бу урыннан да яхшырагы турында хыяллану да мөмкин түгел. Моны 2009-елда узачак Федераль Сабантуйга әзерлек дип тә санарга буладыр.

Өлкә башлыгы милли оешмаларның эш планнары белән дә кызыксынды. Татар автономиясенең өлкәдә Татарстан көннәре уздыру ниятен җылы кабул итте. Ут күршебез Татарстан белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм дә итәр бу чара, диде Сергей Иванович.

Алман мохтариаты оештырачак “Минем бәхетле авылым” дигән бәйрәмгә дә Татарстан вәкилләре чакырулы икән. Ә яһүд автономиясе җитәкчесе Сембердә Милләтләр музее оештыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, киләсе елда Сембер каласына нигез салуның 360 еллык юбилее уңаеннан барлык милләтләрнең дә тарихы һәм бүгенге хәләте белән таныштыру бик файдалы булачак. Шушы “360 еллык” дигән вәсвәсәнең үзенең үк тарихны бозып күрсәтү икәнен искә алмыйча инде, әлбәттә. Имеш, 1648-елга кадәр биредә Дикое поле – Кыргый кыр булган.

XS
SM
MD
LG