Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:56

Уфада “Ак барс” җанатарларынының машиналарын тырмаганнар


Узган шимбәдә “Ак барс” чираттагы уенын Уфада уздырды. Уен Башкортстанның “Салават Юлаев” командасы җиңүе белән төгәлләнде. “Ак барс”ның җанатарлары әлеге уенга 16 шәхси машинага утырып 50 дән артык кеше Уфага баралар. Ләкин бу сәяхәт аларга командалырының җиңелүенә өстәп, матди зыян белән дә төгәлләнә. “Ак барс” хоккей командасы җанатарлары Уфада уен тәмамланып урамга чыксалар машиналарының кадак кебек очлы әйбер белән тырналганын күрәләр. - 16 машинаның тугызын башынаннан ахырына кадәр сызып чыкканнар, араларында чит ил автомобильләре дә бар иде. Милиционерлар без күрмәдек диләр. Бу “Ак барс”ның җанатары Илнар Зубаеров булды. Ул безгә Уфага барулары һәм Башкортстанда аларны ничек каршы алып озатып калулары турында сөйләде. Җанатарларның маҗараларын тулырак тәфсилләгәнче “Ак барс” хоккей командысының яңа сезондагы уеннары турында спорт журналисты Радик Сабировның сүзләре искә төште. - “Ак барс”тан мин әлләни зур уңышлар өмет итмим. Моңа сәбәпләр күп булды. Команда эчендәге тынычсызлыклар, тренир белән уенчыларның уртак тел таба алмавы. Бәлкем шуңадыр да менә инде “Ак барс”ның өченче җиңелүе. Төп тренир Зиннәтулла Биләлетдинов исә; “Барсыда яхшы, бу җиңелүләр зыянлы түгел, иң мөһиме уенчылар уйныйлар”- ди, Уфаның “Салават Юлаев” командасы белән уеннан соң журналистларга биргән әңгәмәсендә. Җанатарлар исә “Ак барс”тан җиңүләр көтәләр, шуңа да инде алар 16 машинага төялеп, “Татнефть”, команданың, Татарстанның байракларын алып юлга чыгалар. Башта Казанда шәһәр буйлап әләмнәр җилфердәтеп йөриләр, бу җанатарларның юлга бензинны бушка биргән “Татнефть”кә рәхмәт әйтүләре була. Татарстаннан килгән җанатарларны Уфага керү юлында юк, Башкорстанның хокук сакчылары тикшерә башлыйлар. Һәр машинаның матор номерларына кадәр тикшереп чыгалар. Аларга урамда да байракларыгызны болгамагыз, дип тә бәйләнеп карыйлар. “Ак барс” җанатарлары машиналарга күз колак булырсыз дип Уфа милиционерларны әйтеп стадионга кереп китәләр. Анда хоккей Татарстанлылар файдасына булмый. Җанатарлар җиңелеп чыксалар, алдан әйтеп үткәнебезчә уен барышында машиналарны тырмап чыкканнар, кемнәр эшләгән!?.. билгесез. Узган шимбәдәге уеннан соң Татарстан җанатарларының машиналарын тырмау да тикмәгә генә эшләнмәгән, кычкырыш-сугыш чыгарыр өчен эшләнгән дип тә әйтәләр. Уфадагы уенда шөкер, бәрелешләр булмый, җанатарлар исән-сау Казанга кайтып җитәләр. Ә менә киләчәктә кем-кемне тырмар әлегә билгесез. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG