Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мал караклары һөҗүме


Башкортстанда мал урлаучылар кешеләрне үтергән. Вакыйга Стәрлетамак районының Миякә районы белән чигендә булган. Дүрт кеше мал куып баручыларны туктаткач, тегеләре ау мылтыгыннан ут ачкан. Өч кеше, шуларның икесе милиция хезмәткәре, үлгән, берсе авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Мал караклары дүрт кеше, шуларның икесе хатын-кыз. Әлеге төркемне тоту өчен 12 районда махсус операция игълан ителде.
XS
SM
MD
LG