Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” тар-мар ителде.


Узган шимбә ”Салават Юлаев” һәм “Ак барс” хоккей төркемнәре алышты. Уен 5кә 4 исәбенә, Салават Юлаевчылар җиңүе белән тәмамланды. Яңа уен мизгеленә “Салават Юлаев” төркеменә яңа 13 спортчы алынган иде. Алар арасында “Ак барс” спортчылары да бар. Әлеге җиңүдә өч алканы шул экс “Ак барс”чылар кертте.

Татарстаннан килгән көярмәннәр канатлары каерылып кайтып китте. Бу, беренчедән, яраткан төркемнәре җиңелүдән булса, икенчедән, аларның машиналарыннан үч алганнар булып чыкты. Алар утырып килгән 16 машинаның 14ен кадаклар һәм пәке белән сызгалап, чыеп бетергәннәр.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG