Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Луговой ЛДПРдан Думага сайлауларда катнаша


Русиянең Либераль-демократик партиясе корылтае бу елның 2 декабрендә Дәүләт думасына сайлауларда катнашачак намзәтләрнең исемлеген раслады.

Исемлектә беренче булып партиянең башлыгы Владимир Жириновский тора. Ә икенче булып җәнҗаллы билгеле эшкуар Андрей Луговой кертелгән. Аны Бөекбритания хакимиятләре Лондонда Александр Литвиненконы үтерүдә катнашы булган дип гаепли.

ЛДПРның сайлауалды исемлегендә өченче булып Жириновскийның улы Игорь Лебедев килә. Ул әле ЛДПРның Думадагы фракциясен җитәкли.
XS
SM
MD
LG