Accessibility links

Һәйкәл күчерүме, аң үзгәрүме?


8 нче сентябрьдә Казан шәһәре Думасының чираттан тыш сессиясе ашыгыч рәвештә җыелып, бер мәсьәләне карады. Шәһәрдә референдум үткәрергәме- юкмы? Шушы сессиягә журналистлар һәм депутат булмаган кунаклар кертелмәде. Димәк, мәсьәлә мөһим һәм кызык. Бу турыда ничек тә мәгълүматлар тупларга һәм бу вәзгыятьнең мәгънәсен аңларга кирәк. “Азатлык” радиосының кирәклеге менә шундый вакытларда ачыклана.

Сузып яки яшереп тормыйбыз, анда сүз Казан үзәгендәге Тукай мәйданының бер читендә, Боҗра дип аталган супермаркет һәм Финанс институты кырындагы калкулыкта торган Мулланур Вахитов һәйкәлен күчерергәме-күчермәскәме дигән сорау белән референдум үткәрү омтылышы турында барган. Мондый тәкъдим белән берничә кешедән торган инициатив төркем шәһәр Думасына мөрәҗәгать иткән. Бу инициатив төркемнең нияте алар тәкъдим иткән сораудан да күренә. “Сез Мулланур Вахитов һәйкәлен саклау зарурлыгы белән килешәсезме?” Чит ятларда торучылар моны Казанда бер кешегә һәйкәлне сүтеп, каядыр чыгарып ташларга җыеналар дип аңларга мөмкин. Ә һәйкәл урынында тора һәм Мулланур Вахитовның тормышын да, үзен дә битәрләгән кеше юк. Күрәсең, шуны искә алып, тагын бер сорау чыгарырга тәкъдим иткәннәр. “Һәйкәлне 1985 елда урнаштырган җирдә саклау тиешлеге белән килешәсезме?” 15 ел элек Татарстан мөстәкыйллеге турындагы референдум тетрәнүләрен әле дә онытмаган казанлылар мондый референдум турында ишеткәч, шөбһәләнеп китәләр. Ә бит сүз бары тик милли китапханәне шәһәр үзәгенә төзү өчен урын табу һәм Леонид Брежнев чорында бер биек урынга куелган сынның кайда торырга тиешлеге турында гына бара. Һәм бернинди сәяси яки фәлсәфи бәхәс юк. Һәрхәлдә шимбә көнне үткән шәһәр Думасы утырышында референдумны үткәрергә, дигән карар кабул ителмәгән. Бөтенләй үткәрмәсәк, дигән карар да юк. Сессиядә катнашкан 41 депутатның 31 бер тарафны да яклавын белдермәгән. 7 депутат референдум үткәрергә каршы булган, ә 2 кеше үткәрү яклы булган. Бу мәгълүматлар Казанские ведомости, “Шәһри Казан” гәзитләрендә сәер генә ишарәләр белән басылып чыкты. Татарча басыла торган шәһәр гәзитендә Дума депутатларының фикеренә бик үк тәңгәл килмәгән сорау зур хәрефләр белән язып куелган:“ Мулланур Вахитов кемгә комачаулый”. Бер кемгә дә комачауламый, бер кем дә аңа каршы түгел. Депутатлар фикеренчә, референдум үткәрүгә 38 миллион сарыф итү казанлыларның кесәсенә зыян сала. Мондый мәсьәләрне эшнең асылын белгән экспертлар хәл итсә, дөресрәк тә, очсызракка да төшә. Әмма бәхәс туктамаган. Һәм бу бәхәснең ни турыда баруын аңлаучы һәм аңлатучы сирәк очрый.

Римзил Вәли. Бүгенге Түгәрәк өстәл сөйләшүендә тарихта һәйкәлләрнең, бигрәк тә сәяси вакыйгалар, шәхесләр белән бәйлеләрнең язмышы ничек хәл ителүе турында барыр. Бу әңгәмәдә әлеге темага битараф булмаган һәм үзләренең фикерләрен яшермәүче һәм шактый үзенчәлекле ике бәйсез журналист, “Безнең гәҗит” басмасының хуҗасы һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм Амил Нур катнашалар. Башта урамда очраган кайбер казанлыларның Мулланур Вахитов һәйкәленә мөнәсәбәте турында фикерләрен тыңлап алыйк. Ачык микрофонга җавап бирүчеләрнең күбесе Вахитовка уңай карый, әмма аның кайчан, ничек яшәгәнен, нинди гамәлләр кылганын белми. Шулай да бернәрсәне дә үзгәртмәскә тырышучылар шактый еш очрады.

- Мулланур Вахитов – безнең татар халкының атаклы революционеры. Аның хезмәте - Татарстанда автономияле дәүләт итәр алдыннан биргән башка тәкъдимнәре. Союз республикасы ясау турында да әйтелгән сүзләре бар иде. Димәк, безнең халык өчен ул бик кадерле кеше.

- Мин кайбер кешеләрдән һәйкәлне алу турында ишеттем. Кайберләре торсын диләр. Кемгә комачаулый ул?

- Мулланур Вахитов татар тарихында үз чоры өчен, милләт өчен бик кирәкле кеше булган. Һәйкәлне алып ташлау турында ишеттем. Заман үзгәрде, дип безнең элекке булган шәхесләрне ничектер югалтып, күз алдыннан алып ташлау кирәк түгелдер.

- Мулланур Вахитов – татар халкының герое. Казанда булсын ул һәйкәлләр. Нәрсәгә кирәк аларны алу? Аның урынында мәктәп төзиләр дип ишеттем. Нәрсәгә кирәк ул?

- Ул безнең өчен, безнең киләчәгебез өчен көрәшкән. Әлбәттә, минем аңа мөнәсәбәтем уңай. Һәйкәл кирәк, ул бит безнең милләтебезнең тарихы.

- Мулланур Вахитов революционер икәнен беләм мин. Вахитов исемендәге мәйдан дә бар бит. Ни өчен мәйдане бер җирдә, һәйкәле икенче җирдә? Бер урынга туплап булмый микәнни?

Илфат Фәйзрахманов. Хәзер сайлау алды компаниясе башланды. Шушы компания вакытында кемгәдер менә дигән яссылык үзен күрсәтергә. Бушлай реклама, пиар-компаниясе, шунда файдалану өчен менә дигән Ходай биргән мөмкинлек. Мин үзем Вахитов һәйкәленә каршы түгел.

Римзил Вәли. Искә төшерик әле. Кабан күле, Болак артыннан, Мәрҗәни мәчетеннән Елга портына таба китик, мөселман зираты ягына таба китик, бармы анда һәйкәл? Юк. Нишләп анда безнең зыялыларыбызның һәйкәлләре юк икән?

Илфат Фәйзрахманов. Без Сәйдәш һәйкәле, Казанны саклаучылар истәлегенә куеласы һәйкәл кебек озакка сузылган, вакыты билгеләнмәгән һәйкәлләр түгел, ә вакытын билгеләп, шушы елда – бер һәйкәл булырга тиеш, шушы елда – икенчесе дип эш итәргә тиеш. Без тарихыбызны барларга тиешбез . Ә ниндидер Вахитов һәйкәлен алыргамы- юкмы, референдумына мин акчаны кызганам.

Римзил Вәли. Шәһәр Думасының утырышында ашыгыч рәвештә һәйкәлне күчерү-күчермәү турында референдум үткәрүне тикшерү дөресме соң? Шәһәр Думасыннан белешмә белән Гөлназ Шәйхетдин таныштыра.

Гөлназ Шәйхетдин. Шәһәр Думасының утырышында референдум үткәрү – үткәрмәү мәсьәләсе “Җирле референдум турында” Татарстан законы таләбе буенча куелды. Канунның 10 матдәсе һәм Казан шәһәре Уставы нигезендә референдумга чыгарылырга тиешле сораулар тәкъдим ителгәннән соң, 20 көн эчендә Дума сессиясендә каралырга тиеш. Җирле референдум турындагы канунда референдумга бары тик җирле әһәмияттәге мәсьәләләр генә чыгарыла ала. Референдум сораулары күп төрле аңлатма бирүгә мөмкинлек калдырмаска тиеш.

Римзил Вәли.Игътибар иттегезме, референдум турындагы башлангыч үзе дөрес булса да, бары тик җирле әһәмияттәге мәсьәләләр генә референдумга чыгарыла диелә. Ә бит Мулланур Вахитов һәйкәленең Казан үзәгендәге иң югары ноктага куелуы һәм әйләнә-тирәдәге социаль мәдәни биналарга комачауламавы шәһәр дәрәҗәсендәге генә мәсьәлә түгел. Татарстанның һәм татар халкының, милләт мәркәзе булган Казан каласының атаклы шәхесләре бик күп. Бары тик 20 гасырның ахырында куелган һәм социализм чоры шәхесләрен генә мәңгеләштергән һәйкәлләр 99 процент тәшкил итсә, һәм алар барысы да шәһәрнең үзәгендә торса, бу инде гомум милли һәм республика дәрәҗәсендәге проблема булып чыга. Шәһәр референдумы гына аз, ә мондый мөһим мәсьәләне экспертлар киңәшен өйрәнеп хәл итү дә урынлы.

Илфат Фәйзрахманов. Миңа калса, ниндидер комиссия төзергә кирәк, фикер дә кирәк, ә шул комиссиягә безнең галимнәребез керергә тиеш, тарихчыларыбыз, аксакалларыбыз. Алар белән киңәшләшеп, безгә кайда нинди һәйкәлләр булуын барларга вакыт җиткәндер. Вахитов һәйкәленә килгәндә, аның урынында урнашачак китапханә төп бинабыз, горурлыгыбыз булырга тиеш.

Гамил Нур. Күпчелек Мулланур Вахитов кем икәнлеген белмидер, чөнки Казан урыс телле шәһәр. Алар өчен барыбер, Хапугин булдымы, Галиев булдымы. Кушканнар, йөриләр шулай. Вахитов сүзе аларга сабын заводы белән билгеле, революционер буларак билгеле түгелдер. Ә белүчеләр кабул итәрләрдер, чөнки Мулланур Вахитовка караганда милли китапханә мөһимрәктер дип уйлыйм.

Римзил Вәли. Мирный микрорайоны бар, Борисково, беренче Азино, икенче Азино, Яңа Савин районы – меңнәрчә, йөз меңнәрчә кеше яши. Нишләп бөтен һәйкәлләрне бер-ике урам эченә төзеп куйганбыздыр, белмим. Бу яңа төзелгән районнарга чыгып экскурсия ясарлык, балаларны тәрбияләр өчен бер урын ясап булмасмы микән? Шундый сораулар безгә килә.

Гамил Нур. Сез әйткән районнар торак районнарга әйләнеп бетте. Татарстан Президенты да әйткән иде: “Әгәр мөмкинлек булса, йортларны түбәләре белән тоташтырып куярлар иде”. Йорт өстенә йорт салалар, ләкин мәйданнарга, һәйкәлләргә дә урын кирәк. Бүген шәһәр хәкимиятендә эш бара дип уйлыйм. Заһидулловның эшчәнлеген мин күзәтеп барам. Балалар мәйданчыклырына да игътибар ителә. Менә сез әйтәсез, бөтен һәйкәлләр бер җиргә тупланган. Мин үзем, мәсәлән, Мулланур Вахитов һәйкәле дип, махсус атламыйм. Башкалар да атламыйлардыр.

Римзил Вәли. Һәйкәл бит ятим яши алмый. Мәдәни учрежденияләр кирәк. Ә хәзер нинди театрларыбыз бар шул ук йокы районнарында? Анда бит сигез мең кеше яши. Алар бер сәгать буе троллейбуста килергә тиешмени?

Гадел Нур. Кайчакта театрга, спектакльгә барасы килә. Сез дөрес әйтәсез, аннан кайчан, ничек кайтырга?

Илфат Фәйзрахманов. Шәһәр төзелешен проектлаган вакытта шушы әйберләргә игътибар ителсә, сүз мәктәпләр, китаплар турында гына түгел, ә ял итә торган урыннар, мәйданчыклар турында да бара. Җиңү паркын төзегән вакытта халык арасында бер фикер бар иде. Пычрак, сазлык, чебен, чирки булыр дигәннәр иде. Ә нинди мәйдан хәзер? Кунаклар килгәч, без аларны анда алып барабыз. Шундый мәйданнар, ял итү урыннары күбрәк булса, үзебезнең Вахитовларыбыз, Сәйдәшләребез, Тукайларыбыз басып торса, бик әйбәт булыр иде.

Римзил Вәли. Ә өйләнгән яшь кәләш белән кияүләребез ни өчен барысы тезелешеп Җәлил һәйкәленә барырга тиеш микән? Шундый ук кызыклы шәхесләр бар. Шул ук Кол Галигә. Дәрдәмәнд һәйкәле булсын, шуңа барыйк. Галимҗан Ибраһимов һәйкәленә дә барыр идек. Димәк, демократизацияләү һәм децентрализация кирәк.

Гамил Нур. Мулланур Вахитовның һәйкәле анда урнашу аның рухына туры килер иде. Бердән, аның кабере якын. Ул урыс зиратына күмелгән, шулай туры килде. Икенчедән, аның электораты шунда яшәгән – эшчеләр. Һәм иң мөһиме - иске татар бистәсе. Бүген бу ис китәрлек район, анда зоопарк һәм башкалар бар. Әгәр дә Мулланур Вахитов анда булса, күпкә кадерлерәк булыр иде. Шәһәр үзәгендәге мишура, глянц, пыяла-көзгеле биналар арасында аның кадере дә юк. Һәйкәлләр музейларга караганда мөһимрәк, чөнки музейларга халык барыбер йөрми, ә урамда йөргәндә, “Кем икән соң ул, Мулланур Вахитов” дип, кулын күтәреп йөри. Халыкның идеологиясенә, психикасына басым ясый торган әйбер ул һәйкәл.

Илфат Фәйзрахманов. Әлбәттә. Бездән һәйкәлләрне тиешле урыннарга урнаштыру һәм тиешле тәртиптә саклау кирәк, чөнки бу безнең тарихыбыз. Бер елны күрше балаларын ияртеп, мин татар зиратына бардым. Анда бик озак йөрдек. Тукай каберенә дә килдек. Үскән балалар безнең җырчыларыбызны, язучыларыбызны белмиләр. Шундый әйберләр булмасын өчен, һәйкәлләр булсын. Алар чиста, матур булсын һәм шул һәйкәлләрнең куелган икәнлеген онытмасыннар. Мин Вахитов һәйкәле янында чыккан ыгы-зыгыны үзем бик аңлап җиткермим. Вахитов һәйкәлен каядыр күчереп, башка урынга куйган вакытта мин чәчрәп чыгар идем: “Сез нәрсә эшлисез?” дип.

Гамил Нур. Кол Гали соңгы ун-унбиш елда салынган минем өчен иң матур һәйкәлдер. Аның янында Болак та, Кабан күле дә, паркы да мәгърүр, акыллы күренә. Ә менә Бауман урамында сихерче символлар, игътибар итсәгез: тәре, бака. Бу урта гасырдагы сихерче символы.

Римзил Вәли. Ә патша арбасы, тарихны урамга чыгарганнар. Ләкин анда милли, тарихи символлар бик күренми. Тагын бер фикер дә ишетелгәне бар, сәнгать эчтәлеге булган, аның композициясе, архитектурасы, скульптура талантлы, заманны чагылдыра – шундый һәйкәлләр дә була. Ирек мәйданында Ленинны мактыйлар, әмма район үзәкләрендә, фермаларда гәрип карачкылар бар бит әле. Куерга кирәкме соң мондый Лениннарны?

Гамил Нур. Һәр кеше хәйләкәр, беркемнең дә үз өстенә җаваплылык аласы килми. Кемдер Ленин һәйкәлен ала икән, икенче көнне коммунист рухлы пенсионер килеп йөзенә төкерергә мөмкин. Шуңа күрә берәүнең дә пычранасы килми. Әмма халыкта әле Ленинга, Сталинга хөрмәт зур. “Ватаным Татарстан” язган иде, берәү Мамадышта әллә кайдан табып, Сталин һәйкәлен үз бакчасына утыртып куйган. Бу кырык ике миллионны үтергән, татарны ыштансыз калдырган деспотны үз бакчасына куйдырган кеше. Кеше ирекле инде, үз илендә теләгән һәйкәлне куя.

Римзил Вәли. Әйдәгез әле, Гөлназ Шәйхетдин Татарстанның мәдәният министрлыгы каршындагы һәйкәлләрне саклау комитетыннан алынган белешмә мәгълүматларны тыңлаучыларга җиткерсен.

Гөлназ Шәйхетдин. Комитет җитәкчесе Игорь Нестеренко биргән мәгълүматлар буенча, аерым шәхесләргә куелган һәйкәлләрне бәяләгәндә аларның мәдәни мирас буларак федераль яки төбәк, ягъни субъекты дәрәҗәсендәге исемлеккә кертелүе искә алына. Әгәр дә һәйкәл 40 елдан да элегрәк куелса, ул тарихи, яки мәдәни мирас буларак бәяләнергә мөмкин. Һәр очракта һәйкәлнең сәнгать әсәре буларак сыйфаты, яки мәдәни мирас буларак кыйммәте, фактларның һәм вакыйгаларның тарихи әһәмияте исәпкә алына. Әгәр дә теге яки бу һәйкәл мәдәни мирас объекты буларак федераль яки төбәк исемлегенә кертелмәсә, аның язмышын бу һәйкәл урнашкан территориянең муниципаль берәмлеге, хакимияте хәл итә.

Римзил Вәли. Менә шушы белешмәдә күренгәнчә, Мулланур Вахитов һәйкәле 1985 елда КПССның өлкә комитеты карары белән куелса да, хәзер бу турыда мәсьәлә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең компитенциясендә. Мәгълүм булуынча, 20 гасырның соңгы чирегендә Уфада Салават Юлаевка, Чабаксарда – Чапаевка, Махачкалада, Ижауда һәм башка шәһәрләрдә шул төбәккә бәйле кайбер шәхесләргә зур статуялар, манументлар куелды. Шул ук чорда Казан шәһәренең Вахитов районы үзәгенә Вахитов һәйкәлен кую, аның әһәмиятен республика дәрәҗәсендә зурайтып күрсәтүгә китергән. Шул ук вакытта Вахитов исемендәге комбинат янында Вахитов мәйданы Казан Идел буе районында игълан ителгән. Тарихи шартлар үзгәрсә дә, районы, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге төрле вакыйгалар һәм фактлар һәйкәлләрдә, мәйдан, урам исемнәрендә төрлечә беркетелгән. Кайбер очракларда мондый тәңгәлсезлекләрне җайга салу чараларын район, шәһәр идарәләре күрә алалар. Ә элекке СССР тарихына бәйле шәхесләр һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү мөнәсәбәте һәр очракта һәм төбәктә үзенчә, объектив шартларны исәпкә алып хәл ителә.

XS
SM
MD
LG