Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея Сүриягә атом коралы эшләшүен кире кага


Төньяк Корея атом коралын булдыруда үзенең Сүриягә ярдәм күрсәтүен катгый кире кага.

Төньяк Корея Халык Демократик Республикасының Чит ил эшләре министрлыгы вәкиле бу хәбәрне “алдый белми ялганлау” дип атады.

Узган атнада “Нью-Йорк таймс” һәм “Вашингтон пост” гәзитләре, белдекле чыганакларга сылтанып, Төньяк Корея белгечләре Сүриягә хәрби атом корылмасы төзүдә ярдәм итә, дип язып чыккан иде. Америка Кушма Штатлары Дәүләт департаментының югары дәрәҗәле хезмәткәре Эндрю Семмел дә бу өлкәдә Пхеньян белән Дамаскның хезмәттәшлеге ихтималлыгына ишарәләде.
XS
SM
MD
LG