Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызран югары хәрби училищесында намаз бүлмәсе ачылды


Самар өлкәсендәге татарлар өчен сентябрьнең унөче тарихи вакыйга булып истә калачак. Русия киңлегендә булмаган хәл күзәтелде. Өлкәнең Сызран шәһәрендәге югары хәрби вертолетчылар мәктәбендә мөселман курсантлары һәм солдатлары өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Хәзер шул иркен, якты, идәннәрендә паласлар җәелгән бүлмәдә хәрбиләр намаз укый алачаклар.

Намаз уку бүлмәсе тантаналы итеп, җирле радио, телеканалларны чакырып уздырылды. Ачу тантанасында училищеның җитәкчесе генерал- майор Виктор Уколовның да булуы бәйрәмнең дәрәҗәсен арттырды. Бәйрәмгә шулай ук Самарадан, Ульяннан, Буадан, Казаннан дин әһелләре, татар милли хәрәкәт вәкилләре дә килгәннәр иде.

Сызран югары хәрби боралакта очучыларны әзерләү уку бинасында Русия тарихында беренче мәртәбә Коръән авазлары яңгырады.

Татарстанның Буа шәһәреннән килгән Илнур хәзрәт үзенең мөлаем, югары зыялы чыгышы белән, Коръән укуы белән рус офицерларын да тетрәтте. Училищеның җитәкчесе генерал- майор Григорий углы Виктор Уколовка мөселманнар өчен хәрби бинада намаз бүлмәсе ачу мәшәкәте күп киртәләрне узу таләп иткән. Генерал бик тә җылы, үтемле, ихлас күңелдән чыгыш ясады:

“Һичшиксез, хәрби училище өчен гадәттән тыш вакыйга бу. Егерме ел элек безне аңламаслар иде. Бүген Сызран хәрби училищесында тагын бер төркем хәрбиләрнең дини мәнфәгатьләрен үтәргә хокуклары тормышка ашты. Мин ышанам, бу гамәл изге ниятләр белән оештырылды, һәм хәрбиләр арасында тәрбиялелекне көчәйтүдә, ныгытуда үзенең җимешләрен бирер. Бу гамәл төрле диндәгеләр арасында түземлелек, аңлашу дигән төшенчәләрне тормышка ашыруда ярдәм итәр”,- диде Сызран югары хәрби вертолетчылар мәктәбенең җитәкчесе генерал- майор Григорий углы Виктор Уколов.

Сызраннан Илгизәр хәзрәт тә, Самара Җәмигъ мәсҗеденең Баш имамы Иршат хәзрәт Сафин да пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламның хәрби тәрбия турындагы фикерләрен русча сөйләп, рус офицерларының күзләрендә кызыксыну һәм динебез Исламга хөрмәт чаткылары уяттылар. Бу чара хәрби училище кысаларында гына калмыйча, Сызран шәһәре биеклегенә күтәрелгән иде. Моның дәлиле булып тантанада Сызран шәһәр Дума рәисе, шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыкларының чыгышлары булды.

Cызран хәрби училищесындагы намаз уку бүлмәсен мөселман курсантлары, солдатлары үз куллары белән эшләгәннәр. Заманча төзелеш материаллары белән Сызранның татар эшкуары тәэмин иткән.

Тантанадан соң мин курсантлар белән сөйләштем. Алар төрле төбәкләрдән, илләрдән. Африкадан килгән кап- кара мөселман кардәшләребез, Россиядәге татар егетләре, Кыргыз малайлары һәм әле генә Төркмәнстаннан 17 егет килеп төшкәннәр. Бүген бу төрле милләт егетләрен динебез ислам берләштерә, алар бергә намазлыкка басалар.

Шамиль Баһаутдин, Самара

XS
SM
MD
LG