Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранга каршы хәрби чараларны хупламый


Русия Иранга каршы хәрби чаралар куллану ихтималлыгына борчыла. Бу хакта Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Мәскәүдә Франция чит ил эшләре министры Бернар Кушнер белән сөйләшүләрдән соң белдерде.

“Гыйрак белән Әфганстандагы авыр хәлләр янына тагын Иран белән дә сугыш кушылса, бу төбәккә яңа куркыныч өстәләчәк”, - дип белдерде Сергей Лавров.

Франция чит ил эшләре министры Кушнер, әгәр атом программасы мәсьәләсендә компромисс табылмаса, “башка илләр Иранга каршы сугышка әзер булырга тиеш”, дигән фикерен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG