Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае киңәшмәсе үтәчәк


Иртәгә Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының чираттагы киңәшмәсе үтәчәк. Көн тәртибендә - Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының тантаналы утырышы мәсьәләсе карала. Ул утырыш башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга багышланачак.

Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать кабул итү мәсьәләсе буенча фикер алышу да була. Ул мөрәҗәгатьтә башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Уфа үзәгендәге борынгы Башкорт шәһәрлеге урынында археологик тикшеренүләрне дәвам итү мөмкинлеге бирүне сорарга ниятли. Әле тикшеренүләр барган ул биләмәләрдә тиздән төзүчеләр яңа йортлар сала башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG