Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә Татарстан милиционеры яраланган


Чечнядә билгесез кешеләр тарафыннан ясалган һөҗүмнән Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Оешкан җинаятьчелек белән көрәш идарәсе өлкән хезмәткәре яраланган. Бу хакта Чечнянең хокук саклау оешмалары вәкилләре хәбәр итә.

18 сентябрьдә, “Кавказ” федераль юлының Гудермес районы Жалка авылы янында, “Жигули” машинасындагы билгесез кешеләр автоматтан УАЗ машинасына ут ача. Анда милициянең өч хезмәткәре була. Шуларның берсе – Татарстаннан килгән югары дәрәҗәле милиционер яралар ала. Хастаханәдә табиблар аңа тиешле ярдәмне күрсәткән.
XS
SM
MD
LG