Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Магнитогорскидан килгән сәяхәтче гәүдәсе табылды


Кичә Башкортстанда Магнитогорскидан килгән сәяхәтченең гәүдәсе табылды. 1 сентябрьдән бирле эзләнгән 81 яшьлек сәяхәтченең мәетенә эзләүчеләр Ирәмәл тавы итәгендә, Тыгын елгасы буенда юлыккан. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре хәбәр итте.

Чиләбе өлкәсеннән килгән һәм Башкортстанның Ирәмәл тавына менү максатын куйган өлкән яшьлек сәяхәтче моңарчы да бирегә берничә тапкыр сәяхәт кылган була. Ләкин әлегесе аның мәңгелеккә сәяхәте икәнен үзе дә уйламагандыр.
XS
SM
MD
LG