Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры яулык бәйләүне яклый


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган дәүләт югары уку йортларында мөселманча яулык бәйләүне тыю турындагы канунны гамәлдән чыгаруны яклый.

Британиянең “Файнэншл таймс” гәзитенә биргән әңгәмәсендә Эрдоган “белем алуга хокукка ия булу талибәнең ничек киенүенә бәйле булмаска тиеш” дип белдерде. Эрдоган җитәкләгән хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе яулык киеп йөрүне тыюны гамәлдән чыгаручы канун өлгесен тикшерә.

Ә инде илдәге оппозиция вәкилләре, ягъни дөньяви дәүләт тарафдарлары Рәҗәп Эрдоганның фиркасе Төркиянең иҗтимагый тормышына исламның йогынтысын кире кайтарырга җыена дип исәпли.
XS
SM
MD
LG