Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия вәкилләре “Соңгы пәйгамбәр” сәхифәсен тәкъдим итте


18 нче сентябрь кичендә Казанның “УНИКС” концертлар залында Төркиянең “Соңгы пәйгамбәр” исемле интернет порталының русча нөсхәсен тәкъдим итү булды. Бу сәхифәне оештырган “Меридиан” оешмасы вәкилләре белдерүенчә, Мөхәммәд пәйгамбәр турында интернеттагы кайбер язмалар дөреслеккә туры килми һәм соңгы вакытта аны мыскыл итү очраклары да ешайды

Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган сәхифәне тәкъдим итү, ифтар ашы һәм концерт берләштерелеп чара буларак узды сишәмбе кичендә. Халык залны тутырып килгән иде. Араларында дин әһелләре, студентлар күп булды. Татарстаннан мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Төркиядән дин эшләре идарәсе җитәкчесе урынбасары, профессор Мәхмәт Гөрмез катнаштылар.

Төркиядән килгән вәкилләр тәкъдим иткән Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган интернеттагы сәхифәнең урысча өлеше “Последний пророк. инфо” дип атала. Ягъни - “Соңгы пәйгамбәр”. Төркиядә Истамбул шәһәрендә ул ел башында эшләнгән. Урысчасын Казанда тәкъдим итәргә булганнар. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый:

Даниядә карикатура, пәйгамбәргә карата төрле рәнҗетүләр булды. Ләкин алар Исламга бернинди зыян китермәде. Киресенчә, Ислам белән кызыксынучылар саны артты, пәйгамбәр турында начар сөйли башлагач, бөтен мөселман күтәрелгән, кем икән ул дип кызыксынучылар күбәйде. Бүгенге көндә сәхифәдән христианнар да, мөселманнар да Мөхәммәд турында белә ала.

Әлеге сәхифәне бер төркем хатын-кызлар Даниядә Мөхәммәд галәйһисәләмгә ясалган карикатуралардан соң эшләргә булганнар. “Соңгы пәйгамбәр” сәхифәсенең координаторы Хөмәйра Шахим:

Бу 3 телдә – инглиз, төрек һәм урыс телләрендә эшләүче сәхифә. Аның төп бинасы Истамбулда урнашкан. Һәм бу сәхифәнең максаты – бөтен дөньяга Мөхәммәд Мостафа саллалаһү галәйхисәләм турында мәгълүмат җиткерү

Хөмәйра Шахим әйтүенчә, алар бу сәхифәне 10 телдә эшләргә җыеналар. Ләкин татар телендә әле тиз генә булмаячак. Беренче чиратта глобаль телләргә игътибар бирәбез диде Төркия ханымнары. Ник Мөхәммәд галәйһиссәләм турындагы урыс телле сәхифәне тәкъдим итү өчен Казанны сайлаулары хакында Хөмәйра Шахим:

Казанда төрле диннәр вәкилләре гомер кичерә. Төрле мәдәниятләр бар. Шуңа күбрәк халыкны җыю һәм аларга пәйгамбәр турында җиткерү өчен Казанны – үзәкне сайладык.

Сәхифәне тәкъдим итү барышында, аның эчтәлеге белән экраннан таныштырдылар. Төркия халкы арасында уздырган сораштыру күрсәтелде. “Мөхәммәд пәйгамбәр кем ул? Хәзер булса нәрсәгә утырып йөрер? Нәрсә киеп йөрер иде? дигән сорауларга төрле кызыклы җаваплар булды. Күпләр Мөхәммәд пәйгамбәрне замана кешесе белән күзаллап тасвирлады. Ләкин джинса чалбары кимәс иде диделәр. Пәйгамбәр очкычта, иң яхшы машинада гына йөрер иде дигән сүзләр беләр берәттән дөядән башка берни башка килми диючеләр дә булды.

Чараның икенче өлешендә килгән кешеләргә ифтар оештырылды. Төркиянең “Meridyen Destek” ширкәте әзерләгән, мең кешегә исәпләнгән, махсус савытларда ризыклар таратылды. Авыз ачканнан соң, төрек артисты Мехмет Кемиксизнең Рамазанга багышлап концерты узды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG