Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:28

Симфоник оркестр Зур концертлар залына күчте


Татарстан Дәүләт симфоник оркестры яңа концерт сезонын яңа урында һәм яңа иҗадый планнар белән каршы ала. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Фуат Мансуров әйтүенчә, моңа кадәр бу төркем Татарстан Дәүләт филармониясенә караган. Әмма аның мөдире белән уртак тел табу кыен булганга күрә, аларны Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залына күчергәннәр.

“Бик сөенеп үк кабул итмәдем. Беренче көннәрне бик авыр булды. 118 кеше калдырдылар да ай ярымга ялга киттеләр. Сентябрь аена оркестрның планы юк иде. Шуның өстенә ул бит әле акча белән бәйле. Аларның киемнәре бер дә каралмаган”,- ди Зур концерт залының мөдире Мансур Шиһапов. Әмма, аның әйтүенчә, сулыш алырга да вакыты булмаган бу сәнгать сарае өчен симфоник оркестр өстәмә йөк булмаячак. Филармония белән чагыштырганда монда репетеция һәм чыгышлар өчен менә дигән сәхнә, киенү- чишенү бүлмәләре, барсы да бар. Шиһапов тәкъдиме белән соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр бу төркем Татарстан шәһәрләрендә 5 концерт куячак. “Мин Татнефть хуҗасын эзләп таптым. Аңа керүе авыр, Ленин мавзолеена кергән кебек икән. Кыскасы нәтиҗә бар”,- ди Шиһапов. Шәһәр башлыклары белән дә уртак тел табылган. Бер миллион сумлык билетлар таратылган инде.

Бүгенге көнгә Симфоник оркестрның алдагы эшчәнлеге җайга салынган дип әйтергә була. 29 сентябрь көнне концерт сезоны башланып, Мәскәүнең Станиславски һәм Немерович Данченко исемендәге музыкаль театр солисты Михаил Векуа, Украинаның халык артистлары Руслан Кадыйров һәм Александр Гурец оркестрга кушылып җырлаячак. Бу концерт вакытында Габдула Тукай, Равил Фәйзуллин шигырьләреннән торган Шамил Тимербулатовның “Ышаныч” исемле симфония-ораториясе дә тәкъдим ителәчәк. Ә чын милли, Татарстан композиторларыннан гына торган чыгышка килгәндә исә, бу концерт 22 үктәбердә булыр дип көтелә.

Баш дирижер Фуат Мансуров, быел да үзебезне Европада таныту дәвам итәчәк, ди. Алар Европаның көнбатыш өлешендә чыгыш ясаячак. Юл чыгымнары, туклану, торуны каплау өстенә кабул итүче импрессарио артистка һәр чыгышы өчен 22 евро түли икән. Бу Казанлылар өчен зур акча. “Вакытлар үтә без үсәбез. Аларның программаларына өйрәнәбез. Алар өчен бик кадерле кунак булырга тырышабыз. Шуңа күрә икенче мәртә безне чакыралар”,- ди Фуат Мансуров. Русиянең 3- нче башкаласы булырга омтылган Казанның бу статуска туры килердәй яхшы Дәүләт симфоник оркестры булырга тиеш дип өстәде баш дирижер.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG