Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Тольяттида машина төзүчеләр баш күтәрә


Тольяттида автомобиль төзү ширкәтенең 600ләп эшчесе урам җыенында катнашты. Каршылык чарасын “Единство” дип аталган бәйсез һөнәр берлеге оештырган.

Митингта катнашучылар ширкәт җитәкчелегеннән хезмәт хакларын күтәрүне һәм күптән түгел ВАЗ ширкәтендә булган эш ташлауларда катнашкан эшчеләрне эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.

“Единство” һөнәр берлеге башлыгы Петр Золотарев әйтүенә караганда, эш ташлаулар тәмамланганнан соң бер атна үтүгә, 67 эшчегә карата төрлечә басым чаралары күрелгән. Ә һөнәр берлегенең әйдәүче әгъзалары Алексей Виноградов белән Антон Вечкунин бөтенләй дә эштән куылган.

XS
SM
MD
LG