Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерполның Татарстандагы вәкилчелеге журналистлар белән очрашты


19 сентябрьдә дөньякүләм танылган Интерполның Татарстандагы вәкилчелегенең башлыгы Марсель Гайнутдинов журналистлар белән очрашты. Халыкара җинаятьләр белән эш итүче республикадагы Интерпол эчке эшләр министрлыгының криминал милиция бүлекчәсе белән катнаш булуга карасмастан ирекле эш йөртә. “2005 елда Русиядә иң яхшы интерпол бүлекчәсе исеменә лаек булдык. Күптән түгел хәзерге вакытта эшләре мәхкәмәдә тикшерелүче Казанның “Квартала” җинаять төркеменең лидерын Грециядән таптык , дип хәбәр итте. Интерполының Татарстандагы бүлекчәсе башлыгы Марсел Гайнутдиновның җавапларны төгәл әйтмиячәген белепме, матбугать очрашуына килгән журналистлар сорауларга саран булдылар. “Бүгенге көндә республикадагы халыкара җинаятьләр белән эш итүче бүлектә ничә кеше эшли?” – дигән сорауга җавап канәгатьләнерлек булмас кебек тоелды. Интерпол әгъзасы җавапны суза торгач, журналистлар ягыннан; “100гә якынмы, 100дән артыкмы?”- дигән өстәмә сорау яңгырагач Гайнутдинов “100гә якын” га тукталды. Шунда ук республикада интерполның бүлекчәсе 1998 елдан бирле эшләве әйтелде. Әлеге матбугать очрашуында Казанның “Квартала” җинаять төркеме дә телгә алынды. Аларның гаепләрен мәхкәмәдә карау эше 17 сентябрьдә башланырга тиеш иде, гаепләнүчеләрнең 2 се авырып китү сәбәпле 27 сентябрьгә күчерелгән. “Квартала” кешеләренең барсыда читлек эчендә түгел икән. Татарстан интерполының хезмәткәрләре әлеге җинаять төркеменең лидеры Автандир Янаковны быел Грециядән тапканнар. Ул анда Грециядә гражданлык та алырга өлгерә. Ләкин моның белән ул җинаять җаваплылыгыннан кача алмаячак икән. Автандир Янаковның эшен грек теленә тәрҗемә итеп җибәрәчәкләр. Алдан сөйләгәннәрдә ишеткәнсез, интерполның кулы озын, аның дөньяның теләсә-кайсы почмагында үз кешеләре бар. Татарстан бүлекчәсе дә шулай ук Русиядәге, чит илдәге хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бүгенге көндә алар җинаятьче дип тапкан, яки күзәтү астына алынган кешеләр турындагы мәгълүматны бер-берсенә интернет аша махсус юллар аша җибәрәләр. Аңа кадәр почтаны, факсны кулланган булганнар. Шуңа хәзер минуты-сәгате белән чит ил киноларындагы кебек халыкара эзләүгә куелган җинаятьчеләрнең кемлеген белә алалар. Чит ил киносы дигәннән Америка фильмнарында күбрәк шул ФСБ, ЦРУ, Интерпол кешеләренең эшчәнлеген кызыклы, мавыктыргыч итеп күрсәтәләр. Ә чынлыкта исә алар кинодагы кебек барсында күрсәтергә ашыкмыйлар. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG