Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

Чиркәүне кем яндырган?


25нче август Баймактагы чиркәүне яндырган иделәр. Әлеге хәбәрне иң оператив дип аталган “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы тик 11нче сентябрь, ягъни ярты айдан гына хәбәр иткән иде. Шулай булуга карамастан, әлеге хәлләр Идел буе федераль округы башы Александр Коноваловка барып ирешү белән, гаепленең табылуын да хәбәр иттеләр. Имеш, ут төртүче бер сукбай булган. Аның кайчандыр йорты булган урынга чиркәү караучы бинасы салган булганнар. Шул җир өчен ышандырган 45 000 сум акчаны алалмагач, ут төрткән.

“Чиркәүне яндыручы сукбай түгел”. Шулай дип Башкортстан эшкуарлары шурасы рәисе, Уфага нигез салучы Михаил Нагойга һәйкәл ачкан Николай Швецов белдерде. Аның сүзләренчә, ул сукбай дигән Айрат Йомагуловның өч бүлмәле фатиры бар. Тик аны берничә ел элек бер милиция хезмәткәре йортыннан чыгып китәргә мәҗбүр иткән булган. Швецов сүзләренчә, чиркәү урынында Йомагуловның шәхси йорты булуы документаль нигезләнмәгән. Милекләрне теркәү палатасына ул кертелмәгән. Эшкуар болар артында Йомагуловны фатирыннын китәргә мәҗбүр итүчеләр тора дип исәпли. Швецов бу хакта республика хакимияте каршындагы дин эшләре буенча шура рәисе Вячеслав Пятковка мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG