Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан делегациясе катнашачакмы?


Декабрь аенда булачак конгресска кадәр төбәкләрдә корылтай-конференцияләр уза. Башкортстанда исә тынлык. Башкарма комитетның хөкүмәткә җибәргән хатына “Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуы бәйрәмнәре сәбәпле, чараны үткәрергә ярдәм итә алмыйбыз” дигән җавап алынган. Хакимияттән башка үткәрергә бина алу ышанычы юк. Милли-мәдәни мөхтәрият корылтаен Мәскәүдә уздырган кебек, соңгы адым булып чараны республикадан читтә уздыру юлы гына кала. Ләкин аңа кадәрле районнарда конференцияләр узарга тиеш. Башкарма комитет җитәкчеләренең исә бу турыда да хәстәрлек күрә башлаганнары юк. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин: “Казанга форумга барыбер бездән вәкилләр барачак”,— дип белдерде. Аның сүзләренчә, Татар иҗтимагый үзәге һәм тагы берничә оешма Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалыгына ия. Шуңа бу оешмаларның делегатлар сайларга вәкаләте бар.

XS
SM
MD
LG