Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Башкортстаннның Салават шәһәрендә мәктәп түбәсе ишелгән


Башкортстанның Салават шәһәрендәге махсус гомум белем бирү мәктәбендә түбәнең бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта Башкортстан прокуратурасыннан хәбәр ителә.

Мәктәпнең кирпечтән төзелгән ике катлы бинасы фойесындагы түбәнең бер өлеше җимерелә. Әлеге каза алдыннан биш минут элек кенә укучылар икенче каттан чыгып киткән була, шуңа да, бәхеткә, зыян курүчеләр юк. 1950 елда төзелгән мәктәптә соңгы 10 елда бер тапкыр да ныклы төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Әле прокуратура анда, белгечләрне җәлеп итеп, тикшерү эшләре алып бара.

XS
SM
MD
LG