Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливанда парламент депутатын үтерүгә бәйле матәм


Ливанда бүген парламент депутаты Антуан Ганемны үтерүгә бәйле матәм игълан ителде. Ганем кичә Бәйрүттә бер машинага урнаштырылган бомба шартлаудан һәлак булган иде. Тагын да 6 кеше әлеге террор гамәле корбаны булды. Дөнья җәмәгатьчелеге Антуан Ганемны үтерүне кискен гаепләп чыкты. АКШ президенты Джордж Буш әлеге хәлне “коточкыч җинаять” дип атады. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ауропа Берлеге һәм гарәп дәүләтләре дә, бу җинаятьне хөкем итеп, мөрәҗәгатьләр кабул итте.

Антуан Ганем Сүриягә карата тискәре мөнәсәбәте белән киң билгеле иде. Сүрия җитәкчелеге бу үтерүгә үзенең катнашы булмавын белдереп, җинаятьчеләрне кискен гаепләде.

Әлеге җинаять Ливанда президент сайлауларга бер атна калганда кылынды. Илнең әлеге җитәкчесе, Сүрияне һәрдаим яклаучы Эмиль Лахуд үз вазыйфасыннан китә.
XS
SM
MD
LG