Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан президентын сайлаулар 6 октябрьдә үтәчәк


Пакыстанда президент сайлаулары 6 октябрьдә үтәчәк. Бу хакта бүген илнең Сайлау комиссиясе вәкиле хәбәр итте. Аның сүзләренчә, президентлыкка дәгъва итүчеләр барлык кирәкле документларны 27 сентябрьгә кадәр тапшырырга тиеш.

Пакыстан президентын федераль һәм төбәкләрдәге парламентлар депутатлары сайлый. Дәүләтнең әлеге җитәкчесе Пәрвәз Мөшәррәф тә сайлауларда янә катнашыр дип көтелә. Яңадан президент булып сайланган очракта, ул ил армиясе башлыгы вазыйфасыннан китәчәген ышандырды. Нәкъ менә шуны илдәге оппозиция вәкилләре һәм Югары мәхкәмә таләп итә дә инде.
XS
SM
MD
LG