Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам җиһады” Израильгә һөҗүмнәрен дәвам итәчәген белдерә


Фәләстиннең “Ислам җиһады” төркеме Газа төбәгеннән Израильгә ракета һөҗүмнәрен дәвам итәчәген белдерде. Төркемнең бер вәкиле сүзләренчә, Израиль Газа төбәген «дошманчыл биләмәләр” дип игълан итүгә дә карамастан, атулар туктамаячак. Моннан соң Израиль Газа төбәген су һәм электр энергиясе белән тәэмин итүне туктатырга мөмкин.

Газа төбәгендә операцияләр алып барган Израиль хәрбиләре белән бәрелешләр барышында, буген бер фәләстинле яшүсмер һәлак булды.
XS
SM
MD
LG