Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:21

Ачык микрофон: “Сез ришвәтчелек турында мәгълүматны каян аласыз?


- Гәзитләрдән , телевизорлардан ишетеп, күрәбез, кешеләрдән генә дә ишетеп түгел.

- Дөресен генә әйткәндә безнең үзебезнең реаль тормыштан.

- Мәсәлән, минем үземнең гәзиттән укыганым бар.

- Кайсы гәзиттә икәнен әйтә алмыйм, күптән укыдым. Бар шундый статьялар журналистларның үзләреннән түгел , ә кешеләрнең хатларыннан алынган мәгълүматлардан кайбер кешеләрнең шундый очракка эләккәнлеге турында. Күбрәк кешеләр укырга кергәндә һәм шулай ук эшкә кергәндә дә ришвәт бирергә мәҗбүр була. Журналистлар аны калдыралар ачык сорау иттереп, укучылар үзләре уйласын, дип, ә үзләре конкрет җавап бирмиләр.

- Миңа шулай тоела, бездә Татарстанда ришвәтчелек юк. Бу Мәскәү түгел.

-Конкрет очракларны белмим. Ә болай менә кеше арасында төрле- мөрле очрашкан чакларда сөйләнү бара. Имеш, менә врачлар, имеш югары уку йортларында имеш, ниндидер мәктәптә таләп итәләр ремонтка, тегеңә- моңа акча сорыйлар икән дип.

- Менә телевизордан ишеткәнем бар. Менә шундый ВУЗда шундый доцентны эләктерделәр. КАИ, Аграр университетын әйттеләр. Конкретик алганда, ишетелми, менә нәтиҗәсе нәрсә белән беткән, ансын ишеткән юк.

- Мин үзем югары мәктәптә укытам, доцент. Мин ришвәт алганым да юк алырга ният тә юк, мин не так воспитан.

- Газетларда укыйбыз инде. Менә “Восточный экспресс”гәзитен алдырабыз, шуны укыйбыз. Яңа гына Чаллыдагы бер табип турында язганннар иде, ришвәт алуы турында.

Аннары бу гәзитнең соңгы санында төзелеш фирмалары турында язганнар иде. Анда тендер үтәр өчен кешеләрне эшкә алалар да акча түләмиләр икән. Эшчеләр 3-4 ай йөриләр дә, китәргә мәҗбүр булалар чөнки җитәкчеләре сез менә үтмәдегез дип, тегеләрне эшкә алмыйлар икән Тендер үтәр өчен “мертвый душа”ларны исәпкә кертеп, фирмага ришвәт бирәләр икән.

- Минемчә, ул кеше арасында ишетелә күбрәк. Бәлки, телевидение газетада ул азрак та чагыладыр. Тик кеше арасында бу таралган тема. Кешеләр бу хәлдән чыгу юлын таба алмыйлар . Чөнки алар миннән ришвәт сорыйлар, дип бер кешегә дә әйтә алмый. Чөнки кемгә булса да әйтсә, аны барыбер аның үзен гаеплиләр. Шуның өчен кеше бернәрсә дә әйтмичә, шул ришвәтне бирә генә.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG