Accessibility links

Казанда Халыкара татар галимнәре форумы ачылды


Пәнҗешәмбе көнне Казанда беренче тапкыр Халыкара татар галимнәре форумы ачылды. Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөтөндөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган бу чарада Америка, Төркия, Кытай, Румыния, элекке Советлар Берлегенә кергән илләрдән, гомумән 250легә якын милләттәш-галимнәр катнашты. Шулай ук Татарстан җитәкчеләре, фән ияләре килгән иде. 500гә якын вәкилге җыйган бу чара ике көн дәвам итәчәк.

Дөньякүләм таралып гомер кичерүче татар галимнәренең күбесе, аеруча ерак чит илдәгеләре Казанга беренче тапкыр гына килә. Төрледән-төрле фән галимнәренең Казанга җыелуын, кайбер федераль һәм хәтта Казан газеталары да кинәя белән мыскыллап язып чыкты. Әйе, ни дисәң дә исемнәре төрле телләрдә яңгыраучы милләттәш татар галимнәрен нәкъ Казан җыйды бит. Әле башка бер милләт галимнәре дә болай җыелганы юк. Җыенга килгән Казакъстанның Алма-Аты шәһәреннән тарих фәннәре докторы Мөнир Ерзин:

Төрек халыклары, чит илләр мондый форум уздырмадылар. Татарстан берече булып уздыра.

Фәннең милләте була алмый, диләр. Шуңа да кармастан, Сюняев, Акчурин, Нигъмәтуллин кебек галимнәр белән татарлар һәрдаим горурлана. Әле чит илләрдә дә бихисап татар галимнәре яши. Бу җыен, беренче чиратта нәкъ аларны бер-берсе белән һәм Татарстан белән таныштыру өчен оештырылды.

Мәсәлән, Румыния академигы, тарих фәннәре докторы Тасин Җемил:

Бу бөтен дөнья татарлары өчен мөһим Форум. Беренче чиратта татарларга берләшергә кирәк. Бу берләшү тарихта бик булмады, шуңа арттарак калдык. Татарлар өчен бары бер Казан гына бар. Татарлар барысы да Татарстан тарафында тупланулары кирәк.

Румыниядән Тасин Җемил бары бергәләп тупланып эшләгәндә генә галимнәр татар дөньясына файда китерә ала ди. Әлеге файда Татарстанга бик кирәклеге ассызыкланды республика җитәкчелеге тарафыннан. Форумның ачылышында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

Глобальләшүгә юнәлеш тоткан, милләт һәм тел чикләре бетә барган заманда, галимнәрнең милли мәдәниятне, халыкның үзенчәлеген саклап калуда әһәмияте зур.

Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров:

Әгәр без Татарстанның дөнья базарында лаеклы урын алуын телибез икән без беренче чиратта фәнни ачышларга, заманча идеяләргә таянырга тиешбез. Шуңа Татарстан әлеге татар галимнәренә зур өметләр баглый. Татар галимнәре Татарстан икътисадын үстерүгә дә тартырга вакыт җитте. Шуңа бүгенге галимнәр форумы милләтебез алдында торган сорауларга җавап эзләсен иде.

Пленар утырышта Татарстан җитәкчеләре, гыйльми җәмәгатьчелекне республикада бара торган эшләрдә катнашырга чакырып калды. Фәннәр академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазгаров республикага төрле фәнни эшләнмәләр кирәклеген ассызыклады.

Алманиядә яшәүче астрофизика җәмгыяте институты җитәкчесе, академик Рәшит Сюнеяевның чыгышы башкалардан аермалы булды. Ул җиһандагы кара көчләр, кара маддәләр турында сөйләде. Галактика турында күп сүз йөртте, киләчәген күзаллады. Анардан Галактикада татарлар өчен урын бармы дип тә шаяртып сорадылар. Дөньякүләм танылган академик Рәшит Сюняев:

Безнең урын бар, бары эшләргә һәм үзебезнең көчле икәнебезне күрсәтергә кирәк.

Киләчәктә Татарстан Фәннәр академиясе каршында татар галимнәренең Координацион шурасын төзү күздә тотыла. Алар республикага файдалы булган эшләнмәләр булдыруда, чит илләрдән татарлар өчен әһәмиятле булган кирәкле архив-документларны кайтаруда ярдәм итәрләр дип көтелә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG