Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Омскиның мөселман зиратында вахшилек


Интерфакс агентлыгында “Омскиның моселман зиратында 18 каберлек мәсхәрә ителгән” дигән хәбәр чыккан иде. Бу вәхшилек турында Омскиның Җәмиг Һәм “Хәер-Ихсан” мәчетләре хәбәрдәр булмадылар. Барлык сорауларга да алар “Белмибез, ишетмәдек”, - дип кенә җавап бирделәр. Ачыклыкны Өлкә эчке эшләр идарәсенең мәглумать хезмәте җитәкчесе Ольга Власова кертте. Аның сүзләренчә, вахшилек шәһәрдән 31 чакрым ераклыктагы Усть-Заостровка авылы янындагы зиратта булган.

Бу зират күптән инде ябылган, җирләү туктатылган. Зиратның коймасы юк, хайван кермәсен өчен тирә ягыннан канау гына казылган. Әлбәттә, зиратның каравылчысы да юк. Каберлекләрнең мәсхәрә ителүе турында милициягә туганының каберенә барган бер кеше хәбәр иткән.

Тиз арада, төгәл әйткәндә 18 сентябрь көнне, җинаятчеләр тотылган. Вахшилек кылучылар балигъ булмаган 2 малай һәм 2 кыз булып чыккан. Аларга каршы җинаять эше кузгатылган. “Әмма бәлигъ булмау сәбәпле, балаларның вахшилеге өчен әти-әниләре җавап бирергә тиеш”,- ди Ольга ханым.

Әйтергә кирәк, шәһәр кырыенда, Чкалов поселыгы янында урнашкан, шулай ук инде ябылган зиратта да төрле тәртипсезлекләр, каберлекләрне җимерүләр вакыты-вакыты белән булып тора. Бу турыда якыннарының каберлекләренә йөрүче моселманнар борчылып сөйлиләр. Шундыйларның берсен - көн дә кызының каберенә баручы Әлфия ханым Рамазанова. “ Зиратта каберлекләрне еш җимерәләр, кабер ташларын ваталар, аударып ташлыйлар, фоторәсемнәрнең күзләрен чокып алалар, чардуганнарны сүтеп алалар. Бу хәл дин әһелләрен борчымый ахры. Андый вәхшилеккә каршы чара күрелми. Килеп караучы да күренми. Зиратның каравылчысы юк, ишегендә бик тә юк. Зират аша кешеләр йөри”, - ди Әлфия ханым, борчылып.

Менә шундый күңелсез күренешләр күзәтелә Омскиның мөселман зиратларында. Зиратларны даими тәртиптә тоту өчен елына бер-ике тапкыр чистарту өмәләре генә оештырып калмыйча, башка, эффективрак чаралар кулланырга вакыт түгел микән?

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG