Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда иранлы американ ватандашы азат ителгән


Чыгышы белән иранлы булган Америка ватандашы Киан Таджбахш Тәһран төрмәсеннән азат ителгән.

Джордж Сорос тарафыннан оештырылган “Ачык җәмгыять” институты хезмәткәре булган иранлы май аеннан бирле төрмәдә тотылды. Иран хакимиятләре раславынча, аның эшчәнлеге ил иминлегенә янаган.

Таджбахшның эше белән шөгыльләнүче хөкемдар узган атнада белдергәнчә, аны иреккә чыгару өчен, 100 мең доллар йолым түләнгән.
XS
SM
MD
LG