Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга карата басым чаралары тикшерелә


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек шурасының даими әгъзалары булган илләр һәм Алмания бүген Иранга карата басым чараларын көчәйтү мөмкинлекләрен тикшерде.

Франция президенты Николя Саркози атнакич көнне, Иранны атом коралы булдырырга тырышуда гаепләп, аңа карата тагын да катырак чаралар күрергә чакырды.

Америка Кушма Штатлары президенты Джордж Буш та бүген янә Иранның атом коралы булган илләр сафына басуына юл куярга ярамый, дип белдерде.

Үзенең атом программасы бары тик тыныч максатларда гына үсә, дип раслап, Иран бу юнәлештәге эшчәнлеген туктатудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG