Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски ханымнарының хатын-кызлар форумында туган хисләре


12-13 сентябрь көннәрендә Казанда “21 гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” дип исемләнгән хатын-кызлар Форумы узуы турында “Азатлык” тыңлаучылары инде хәбәрдарләр. Форумда катнашкан вәкиләләрнең Русиянең 50-гә якын төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән булулары да аларга мәгълум. Анда Омскидан да вәкиләләре дә булды. Форум эше тәмамланганнан соң Омски ханымнары, бер-ничә көнгә Казанда калып, шәһәр белән танышып йөрделәр, тарихи һәм истәлекле урыннарда булдылар. Поезда Омскига кайтып килгәндә алар, әлеге Форумда һәм Казанда булган вакытта күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар. Сүзне Большеречье районы Үләнкүл авылының “Наза” ансамбле җитәкчесе Лотфия Җунусова башлап җибәрде. Ул хатын-кызларның көчле шәхес булуларына тагын бер кат инануы турында сөйләде.

Лотфия ханым шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләргә әзерләнә. Ул инде эштән китәргә дә вакыт җитте, дип уйлаган булган. Әмма форумда булу аның бу фикерен үзгәрткән. “Форумда үземә өстәмә көч алдым.Рөхсәт итсәләр, әле эшемне дәвам итәрмен, дигән фикердә кайтып барам”,- ди ул. Лотфия Җунусованың Казанда беренче булуы түгел. Ул шәһәрнең яхшы якка үзәрүен күреп, шатланган. Анда Казан калапсын үзе җитәкләгән коллектика да күрсәтү теләге туган.

Омскиның шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте һәм “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Гафия Алеевада, форумда катнашу, эшне киңрәк юнәлештә алып барырга дигән теләген ныгыткан. “ Мин уйлыйм, безнең татар хатын-кызлары үрнәк булырга тиеш. Эшне киңәйтергә кирәк. Яшь гаиләләр клубы ачарга кирәк. Балалар өчен төрле түгәрәкләр ачып җибәрсәк, балаларыбыз үзләренең татар милләтеннән булуларын белеп үсәрләр иде”,- ди ул.

Тыңлаучылар хәтерләсә, “Азатлык” радиосы әлеге Форум барышында татар хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урыннары хакта сүз баруы турында инде хәбәр иткән иде. “Бүгенге җәмгыятьтә ике төрле хатын-кыз барлыкка килде. Аның берсе – үзенең күп вакытын эшкә, дәрәҗәсен үстерүгә багышлаучы, икенчесе гаиләгә өстенлек бирүче мөслимәләр. Әмма мөслимәләрнең дә күпчелеге иҗтимагый тормыштан артта калырга теләми”, - диелде анда. Омскиның татар хәрәкәте активисты Разия апа Мәҗитова, хатын-кызның роле югары булсын өчен, хөкүмәттән ярдәм булырга тиеш дип саный. Русия һәм Япония илләрендәге хатын-кызга булган мөнәсәбәтне чагыштырган чыгыш ошаган аңа. Япониядә гаиләгә хөкүмәттән ярдәм күрсәтелсә, безнең хатын-кызларыбызга гаиләсен яхшы дәрәҗәдә тоту өчен, көне-төне эшләргә кирәк. Хөкүмәтнең гаиләгә карата булган карашы үзгәрмәсә, хатын-кызларыбызга һаман да дөнья авырлыгын үз җилкәләрендә күтәрергә туры киләчәк,” - ди ул борчылып.

Омскиның “Өмет белән яшә” дигән оешма җитәкчксе - Ләлә ханым Алимова да хатын-кызларның эше уңышлы барсын өчен, илдә сәясәт үзгәрергә тиеш, дип саный. “Форумда катнашу, минем өчен зур бәхет. Чакырган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Биредә мин шундый фикергә килдем, нинди яшьтә булуыма карамастан, хәлем булганда, тазалыгм булганда, иҗтимагый эшемне дәвам итәчәкмен”, - ди ул.

Менә шндый уй-фикерләр, өмет-теләкләр белән кайттылар Казаннан Омски ханымнары.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG