Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:43

Кытайда югалган Казан спортчысы исән килеш табылды


“Без Кытайда югалган спортчы Александр Зверевның исән булуына ышандык”,- дип әйттеләр безгә Пирамидадагы фитнесс үзәк хезмәткәрләре. “Бик көттек, бик ышандык. Телевизордан күз алмыйча, һәр көнне карап, һәр көнне көтеп утырдык. Аллаһы тәгалә безне ишетте”,- ди фитнес үзәк башлыгы Гөлнара Юсупова.

Зверев фитнесс үзәктә 3 ел эшли. Ул- үз эшен яхшы белгән, бик ярдәмчел кеше диләр аның турында. Кытайның Юрункаш тау елгасында фаҗигагә юлыккан 6 көймәче арасында Александр Зверев әлегә исән килеш табылган бердән- бер кеше. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Андрианова әйтүенчә, Зверев: “Ике катамаран да елгада әйләнеп капланды. Мин елга ярына йөзеп чыга алдым. Әмма, әлегә кадәр табылмаган тагын икәүнең язмышы турында берни дә белмим”,- дигән. Инде билгеле булганча, калган 3 спортчының җәсәдләре моннан бер атна элек табылган иде.

Александр Зверев үлем белән көрәшеп 25 көнгә якын ач торган. Аларның югалуы турында беренче хәбәр моннан 3 атна элек игълан ителгән иде. Русиянең 6 спортчысы Кытайның Синьцзян- Уйгур төбәгендәге Юрункаш елгасы буйлап 22 августтан 2 сентябрьгә кадәр көймәдә агып каршы алучылар белән очрашырга тиеш булган. Әмма спортчылар билгеләнгән урынга килмәгән.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG