Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы Шәрекъ клубында ифтар ашы үткәрде


Изге Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрү, быел да бик актив бара. Совет заманында ураза тотучылар арасында Ифтар ашларын үткәрү күбрәк аерым кешеләр тарафынннан үз өйләрендә үткәрелә торган булса, демократик җилләр исү белән бу йоланы мәчетләр күтәреп алды. Һәм инде соңгы елларда бу традицияне төрле оешмаларда дәвам итә башладылар. Шунсын да әйтергә кирәк, бу изге Рамазан аенда көн саен Казан шәһәренең ниндидер бер оешмасында ураза тотучылар өчен ифтар ашы үткәрелми калмый. Бу пәнҗешәмбе көнне ифтар ашын Шәрекъ клубында Азатлык радиосы үткәрде.

Пәнҗешәмбе көнне Азатлык радиосы үткәргән Шәрекъ клубындагы ифтар ашына, 40тан артык кеше җыелган иде. Шәрекъ клубына килгән яшьләр, алар Казанның югары уку йортларында укыган, татар телен һәм аның әдәбиятен, сәнгатен сөюче, көрәш белән шөгельләнүче, Ислам динендә булган мөселман егетләре һәм кызлары иде.

Чарада шагыйрә Нәҗибә Сафина, “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, кампитрда “Jahat” программасын эшләгән Раил Имамов, һ.б катнашты .

Кичәне, яшьләргә яхшы таныш Амил Нур алып барды.

Җыелган яшьләргә Азатлык радиосының Казан бүлегендә әзерләнгән язма тәкъдим ителде.

Азатлык радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиев үз чыгышында радиодагы тапшыруларның һәрчак үзгәреп, яңарып торуын, анда яңа проектлар барлыкка килүе турында тулы мәглүмат бирде һәм яшьләргә бу проектларда катнашырга тәкъдим ясады.

Хәмит Вәлиди бу ифтар ашына чакырганга монда җыелган яшьләргә рәхмәтләрен белдерде.

Амил Нур Зөлфәт Зиннуровка электән үзе дә бу Шәрекъ клубында бик актив оештыручы булып йөргәнен исенә төшереп “Ул вакытта Шәрекъ клубы ничек иде, хәзер ничек?- дигән сорау бирде. Зөлфәт Зиннуров менә ничек җавап бирде.

Бүгенге кичәдә өстәлдә чәк-чәкләргә хәтле бар, ул вакытта печенье һәм чәй генә була торган иде. Һәм кергәндә 5сум акчаны кемгә бирергә дип интегеп йөрдем, бер кеше алмады. Мин аны элек гел сәдака итеп, хәер итеп бирә торган идем, ә бүген кемгә бирергә дә таба алмадым, менә кемгә бирергә?- диде Зөлфәт Зиннуров.

Илфат Фәйзрахманов “Безнең Гәҗит” битләрендә Ислам дине турында язылуын искәреп, бүгенге көндә Ислам диненә карта төрле карашлар булуын әйтте, яшьләрне төрле секталарга кереп китүдән сак булырга өндәде.

“ Бик шатмын Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүемә. Мин инде интернеттагы сәхифәгездән латин хәрефләре белән укырга өйрәнеп киләм. Азатлык радиосының алып барган милли сәясәтенә күптәннән кызыгып йөри идем. “Безнең гәҗит”кә ул тач кына ябышты. Гәҗитнең тиражы һәр сезонга 4-5меңгә укучыларыбыз артты, сезнең белән хезмәттәшлек итә башлагач”, -диде Илфат Фәйзрахманов.

Ифтар ашының икенче өлешендә шагыйрә Нәҗибә Сафина үз чыгышында Гайдар мәдәният үзәгендә татар халык “Йола” театрының эшли башлавын белдереп, яшьләрне ял көннәренә шунда килергә чакырды.

Безнең йолаларыбызны беркемдә бетерә алмый. Хәтта Рәсәй законнары да. Безнең милләтебезне, аның язылмаган кануннары- йолалалары саклап кала алачак, диде Нәҗибә Сафина.

Бу кичәдә бик күп яшьләр бер-берсе белән аралашып телефоннарын, адресларының нумерлары белән алыштылар.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG