Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Татар милләтенең галактикасы кайда?


Азатлык хәбәрләреннән билгеле булганча, бу атнада Казанда берничә халыкара һәм бөтен Русия дәрәҗәсендә форумнар үтте. Бу Казанның абруе артуы һәм Русиянең өченче башкаласы дәрәҗәсенә чынлап та күтәрелә баруын күрсәтә. Әллбәттә, мондый гамәл кайбер даирәләргә ошап бетмәскә дә мөмкин.

Чыннан да, һәр атнада Казанда бөтенрусия яки халыкара дәрәҗәдәге конференция, һичьюгы Идел буе округы вәкилләренең семинарлары үтеп тора. Мондый җыеннарга килгән зур сәясәтчеләр, банкирлар, дипломатлар шәһәрнең зур чаралар үткәрү өчен кызыклы һәм үзенчәлекле, матур булуын әйтәләр. Татарстанны, татар халкын якыннанрак белүгә шатланалар.

Ә татарларга инде аларның кайчандыр дәүләтле халык булын искә төшергән теләсә нинди гамәл бигрәк тә ошый. Җомга көнне генә дә Корстон дип аталган затлы бинада яшьләрнең халыкара конферециясе, Милли –мәдәни үзәктә татар галимнәренең бөтендөнья форумы эшләп торды. Шундый ук җомгаларда галимнәр, кино төшерү, нефть табу, эшкәртү, табигатьне саклау белгечләре, дәүләт хезмәте җитәкчеләре Пирамида, Казан ярминкәсе, Акбарс сарае, Ривьера, Татнефть-Арена диварларында зур чаралар үткәрә.

Ә нигә моңа борчыларга яки киңәшергә? Бу чаралар бит кемгәдер дошманлык нияте белән оештырылмый.

Шулай да кайберәүләрнең кытыгы килә. Казанда рус телендә чыга торган бер популяр гәзит татар галимнәренең форумы алдыннан шушы җыен турында кинәяле мәкалә басытрды. Гәзитнең беренче битендә зур итеп, кояш системасы һәм без оялаган галактика сызмасы бирелгән, төрле йолдызларның исемнәре күрсәтелгән. Шунда ук менә шушы галактиканың кайсы җирен татарлар били дип төртереп язып куйганнар. Пәнҗешәмбе көнне Бөтендөнья татар галимнәре форумы ачылгач, бу язманың очраклы түгел икәнлеге билгеле булды. Чыннан да, бик шәп кешеләр башлы галимнәр җыелган бит. 400-500 ләп профессор, доцент, академик барсы да татар һәм барсы да Татарстанга зур кызыксыну белән карыйлар. Татар милләте дә алар өчен буш сүз түгел. Кайчандыр физик, математик, микробиолог һәм макроэкономист булып йөргән агайлар үзләренең тумыштан кем булуын, ата-бабаларының нинди нәселдән икәнлеген онытмаганнар.

Ә менә Германиядә яшәүче астрофизик Рәшид Сюняев башкалар кебек татарча чыгыш ясап, яки үзенең татар милләтенә мәхәббәтен сиздереп тормады, тотты да 30-40 минут буе дөньяның кайдан чыкканын, йолдызларның кайда таба хәрәкәт иткәнлеген рус телендә тасвирлый башлады. Рәшид Сюняевның кайчандыр мишәр якларыннан булып, хәзер үз фәнендә дөньядагы иң зур галимгә әйләнүен, хәтта Нобель бүләген алырга дәгъдә итүчеләр арасында Сюняев булуын белмәгән татар галимнәре авызларын ачып тыңладылар.

Бер карасаң, чыннан да кешеләр яшәгән кояш системасы бигрәк уңайлы икән, түп-түгәрәк орбиталар, һава температурасы да химик состав та үтә дә килешкән. Шушы кояш системасы кергән галактика да бик шәп. Аның үзендә генә миллионнарча кояш системасы бар ди.Тагын 3 миллиард елдан безнең Киек каз юлы дип йөртелгән галактикабыз Андромеда исемле меңнәрчә йолдызлар беркетмәсенә бәреләчәк имеш. Анысы да бик куркыныч булмаска мөмкин һәм башкалар һәм башкалар.

Мондый мәгълүматлар һәм яңа ачышлар, дөнья яратылуы хакындагы хикмәтләр астрономия фәнен дин гыйлеменә ошатып куя. Ә безнең милләттәшебез шушы фәндә дөньяда иң беренче, яки җир шарының, Җиһанның язмышын хәл итүче фән белән шөгыльләнә. Әмма безгә бу гына аз, әллә нинди кара энергия, кара тишекләр турында хайран калып тыңлаганнан соң, астрофизик Сюняевка мөхтәрәм язучыбыз шундый сорау бирде. Менә шул галактикалар арасында татарларга урын бармы? Һәм алар үзләренең урны өчен көрәшергә тиешме?

Әлбәттә, астрофизика фәне буенча түгел, ә сәясәт, милли җәмәгатьчелекнең кыйбла эзләве белән бәйле сорау. Җавапны да Сюняевтан көтеп булмый. Шулай да атаклы астроном, әгәр дә эшләсәк үзебезнең булдыклыгыбызны расласак, татарга урын булуына шикләнмим диде.

Шулай да галактикада татарга урын бирсәң, алар бөтен дөньяны басып аларга мөмкин дип шикләнүчеләр дә калгандыр әле.

Әйтелгән форумда фәнни эшләрне ничек алып бару, Татарстан белән хезмәттәшлек турында җитди сөйләшү булса да, башка җыелышларда була торган кайнар хисле чыгышлар, гомуми сүзләр дә яңгырады. Чөнки галимнәр Казанга галим булак кына түгел, ә татар буларак та килгәннәр. Алма-Атада яшәүче фәннәр докторы Гриф Хәйруллин үзенең саллы гына чыгышыннан соң, үзе язган шигырь юлларын да ишеттерде.

Татар булып килдем бу дөньяга

Татар минем килеш- килбәтем.

Язмышыңны уйлыйм синең һәрчак

Туган халкым асыл милләтем.

Күпме афәтләрне ерып чыктың.

Беләсеңдер яшәү хикмәтен

Бәла казаларга бирешмәдең

Татар халкы- сабыр милләтем.

Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Әүһәди кызы Бәйрәмованың форумның гуманитар фәннәр бүлегендә ясаган чыгышына колак салыгыз әле.

Киләчәктә исә, һәр татар әкренләп урыска әйләнергә мөмкин. Чөнки ул шундый шартларга куелган. Ул 50 % катнаш никахлардан һәм 80 %урыс телле татарлардан тора. Бүген ашыгыч чаралар күрмибез икән, борынгы бабаларыбыз, скифлар һәм һунннар кебек киләчәктә татар халкы да үле милләтләр исемлегендә булырга мөмкин. Россиядә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Россия империясе 1552 елдан татар халкына каршы герноцид сәясәте алып бара.

Менә шундыйрак температура булды бу җомгада татар галактикасының үзәгендә. Нишлисең, озак еллар буе, хәтта гасырлар буе җанны ачыткан нәрсәләрне күңелдә йөрткәннән соң, фәнни регламентка гына сыеп булмый. Еш кына сәясәт фонтаннары килеп чыга. Әлеге форум һәм Казанда үтә торган башка мөһим җыелышлар Татарстанның кояш системасында булмаса, Евразиядә һәм әлбәттә Русиядә күзгә ташлануына сәбәп була. Мөгаен, бу соңгы көннәрдәге форумнар арасында нәкъ менә шушы гыйльми җыен сәяси һәм дипломатик даирәләрдә төрле бәяләр алыр. Фәннең милләте буламыни?

Галимнәр 5 графа нигезендә җыелып нинди максатка ирешергә тели? Татарлар тагын кызып, әллә ниләр майтарып ташламасмы? Ә чынлап әйткәндә, акыл ияләренә милләтнең юлын, киләчәген билгеләргә вакыт җитте. Ә хәзергә үзебезнең тарихи һәм сәяси галактикабызда калып торабыз.

Римзиль Вәли

XS
SM
MD
LG