Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливанда үтерелгән парламент депутатын соңгы юлга озаттылар


Ливанда бүген бу чәршәмбедә үтерелгән парламент депутаты Антуан Ганемны соңгы юлга озаттылар. Ганем Бәйрүттә бер машинага урнаштырылган бомба шартлаудан һәлак булган иде. Дөнья җәмәгатьчелеге Антуан Ганемны үтерүне кискен гаепләп чыкты. Бүген мәрхүмне соңгы юлга озатуга бик күп кеше килгән.

Антуан Ганем Сүриягә карата тискәре мөнәсәбәте белән киң билгеле иде. Сүрия җитәкчелеге бу үтерүгә үзенең катнашы булмавын белдереп, җинаятьчеләрне кискен гаепләде.

Әлеге җинаять Ливанда президент сайлауларга бер атна калганда кылынды. Илнең әлеге җитәкчесе, Сүрияне һәрдаим яклаучы Эмиль Лахуд үз вазыйфасыннан китә.
XS
SM
MD
LG