Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

“Блэкуотер” агентлыгы Гыйракта тагын эшчәнлеген башлый


АКШның “Блэкуотер” хосусый сак хезмәте Гыйракта үз эшчәнлеген, чикләнгән күләмдә булса да, яңадан башлап җибәрде.

Америка Кушма Штатларының Багдадтагы илчелеге хәбәренә караганда, бу турыда килешүгә Гыйрак хакимиятләре белән киңәшләшүләрдән соң ирешелгән.

Берничә көн элек “Блэкуотер” агентлыгы зур гаугага сәбәпче булган иде. Аның хезмәткәрләре, ялгышлык белән, 11 тыныч кешене үтерде. Шул хәлдән соң сак агентлыгының эшчәнлеге туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG