Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостан милициясе хезмәткәрлэрен үтергән төркем тотылган


Оренбурда Башкортостанның Стәрлетамак районында ике милитция хезмәткәрен һәм бер җирле кешене үтерүдә шикләнелгән җинаятчел төркем кулга алынган. Башкортостан эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, җинаятчел төркем Пономаревка районының Романовка авылы тирәсендә комап алынган булган. Атышлар вакытында Башкортостанның махсус милиция төркемнең бер хезмәткәре яраланган. Җинаятәчеләр хакимиятләргә бирелгән. Шушы төркемдә 30 яшьләр тирәсендәге ике ир-ат һәм ике хатын-кыз булган. Алар террочылык һәм экстремистлыкта шикләнелеп халыкара дәрәҗәдә эзләнгән булган.
XS
SM
MD
LG