Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад яңа чикләүләр илнең үсешен туктата алмас, дип белдерде


Бүген Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад, яңадан күрше Гыйрактан чит ил гәскәрләренең китүен таләп итте. Бүген Иранда булган зур хәрби йөрештә ул, шул ук вакытта халыкара чикләуләр Иранның технологик үсешен туктата алмас, дип тә белдерде. Шушы арада БМО Иминлек Шурасының даими әгъзәләре һәм Германия илнең атом программасын туктатудан баш тарткан өчен Иранга яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшергән иде
XS
SM
MD
LG