Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Рамазанга багышлап 90 фәләстинле тоткынны азат итәчәк


Израиль Фәләстин Автономиясе башлыгының Мәхмүд Аббаска Рамазанга бүләк рәвешендә 90 фәләстинле тоткынны азат итәчәген белдерде. Яхшылык гамәле итеп тоткыннарны төрмәдән чыгару карарын Израил үткән елны да кабул иткән иде. Азат итү карарына 16 министр хуплап тавыш биргән, 6 министр каршы чыккан. Иреккә чыгачак тоткыннар исемлегендә күбесенчә фәләстин Автономиясе башлыгының "Фатх" төркеме вәкилләре кертелгән.
XS
SM
MD
LG