Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:37

Пакыстанда оппозиция вәкилләре кулга алынган


Пакыстан башкаласында оппозициянең дистәләрчә актив әгъзасы кулга алынган. Оппозиция вәкилләре илнең Югары мәхкәмәсе бинасы каршына җыелган булган. Алар илнең әлеге башлыгы Пәрвәз Мөшәррәфне яңадан президент сайлауларында катнаштырмауны таләп итә. Моны оппозиция әгъзалары Мөшәррәфнең ил хәрби көчләре башлыгы булуы белән дә бәйләп аңлата. Мәхкәмә Пәрвәз Мөшәррәфкә каршы ике эшне кире какты инде.

Шимбә көнне оппозиция җитәкчеләре дә кулга алынган. Аларны тәртипсезлекләр оештыруга котыртуда гаеплиләр. Исламабадта 5 кешедән артык булган җыелышлар да тыелган.

XS
SM
MD
LG