Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмадагы каршылык чараларын будда руханилары җитәкли


Элекке Бирма, хәзерге Мьянмада соңгы бер атнада, күп кешеләр катнашлыгында, будда монахларының, урам җыеннары үтә. Алар хәрби диктатураны бетерүне таләп итә. Бүген дә ил башкаласы Янгон шәһәре урамнарына 100 мең чамасы кеше чыкты.

Урам җыеннары, Мьянма хәрби җитәкчелеге ягулыкка, бензинга бәяләрне күтәргәннән соң, башланып китте. Бәя күтәрүләр болай да мохтаҗлыкта гомер кичергән ил халкы тормышын тагын да авырлаштырды.

Баштагы көннәрдә урам җыеннарын демократия тарафдары булган көчләр үткәрсә, хәзер инде каршылык чараларына будда руханилары җитәкчелек итә. Алар башкаларны да хәрби хунтага каршы баш күтәрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG