Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль-Фәләстин очрашуы Вашингтонда ноябрьгә билгеләнде


“Якын Көнчыгыш дүртлеге” Вашингтонның Израиль-Фәләстин тарткалашын көйләү мәсьәләләре буенча сөйләшүләрне Америка Кушма Штатларында ноябрь аенда үткәрү тәкъдимен хуплады.

“Якын Көнчыгыш дүртлегенә” АКШ, Берләшкән Милләтләр оешмасы, Ауропа берлеге һәм Русия керә.

“Дүртлек”нең Нью-Йоркта узган киңәшмәсендә, АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс ул очрашуда шулай ук Гарәп дәүләтләре лигасы әгъзаларының, шул исәптән Сүриянең дә катнашуы яхшы булыр иде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG