Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

Ирландия миллиардеры Уфада төзелеп бетмәгән бинаны сатып алды


Ирландия миллиардеры Шон Куин җитәкләүче Quinn Group ширкәте Уфадагы төзелеп бетмәгән “Аврора” сәүдә-күңел ачу узге бинасын сатып алды. Бу бина Уфаның Октябрь районында төзелә. Аның гомум мәйданы 70000 квадрат метр тәшкил итә. Бинаны бу елның азагына файдалануга тапшыру көтелә. Сәүдә нокталарыннан тыш биредә аквапарк, боулинг үзәге, кинотеатр, кыяга үрмәләү залы һәм башка күңел ачу урыннары була.

Шон Куинн Казанда да төзелеш эшләрен алып бара. Анда ирланд миллиардеры ширкәте 200 мең квадрат метр мәйданлык логистика бакчасы төзи.

XS
SM
MD
LG