Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Тифлис курчак театры Казанда булды


Резо Габриадзеның Тифлис курчак театрын караганда еламаган кеше калмаган.

“Соңгы өзегендә еласы килгән иде. Анда берничә сюжет линиясе бар. Кешеләр турында, атлар турында, Хәтта кырмыскалар турында да бар. Иң елата торган сюжет ул кырмыскалардан килде. Чөнки, бу пьесада, кешеләрнең мәсьәләләре вак, минемчә. Сугыш вакытында артеллеристның кызы башка егеткә кияүгә чыккан. Бер карт абзый тормышларыннан сугышка кадәр кичергән матур әйберләр турында уйлый. Ә менә бер- берсен яраткан ике атка карсаң, яисә кеченә бер баласын үстерергә тырышкан кырмыска әнисенә карасаң, менә шунда чын фаҗигане күрәсең”,- дип үз тәэссирләре белән уртаклашты “Сталинград сугышы” әсәрен караган Денис Вәлиев.

Икенче дөнья сугышы аерган ике ат яу кырында очраша. Алар бер- берсен бик яраткан була. Әмма бу атлар да, әсәрдәге башка геройлар да ядрәләр тиеп үлеп бетә. Икенче әсәр “Локомотив” исә искергән ике паровозның мәхәббәте турында иде. Казанлылар бу тормыш чынбарлыгын бөтенләй башка яктан ачучы театрны 1981 елда оештырган Габриадзе үзе дә килер дип көткән иде. Әмма оештыручылар әйтүенчә, сәфәрне авыр кичергәнгә өендә калган. Казанга дип юлга чыккан курчаклар да юл газабын алай ук җиңел кичермәгән. Аларны Русия таможнясы 20 сәгатьтән артыгракка тоткарлаган. Шуңа күрә Казандагы 21 сентябрьдә буласы беренче спектакльләр 23 нә күчерелде. Әгәр дә бу проблеманы чишү өчен Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева керешмәгән булса, кем белә йөк машиналарына төялгән кручаклар Татарстан башкаласына кайчан килеп җитер иде икән?

Русия рәсмиләре тарафыннан Тифлис, Грузиягә соңгы вакытта уңай мөнәсәбәт бөтенләй юк диярлек. Анда эшләнгән шәраблар кертелми. Кануный теркәлмәгәннәр дигән сәбәп табып күпчелеген Русиядән куып чыгарганнарына да әллә ни күп вакыт үтмәде. Абхазия дә әледән әле ике ара мөнәсәбәтләрнең үзенә күрә бер театр урыны булып тора.

“Минемчә, хәзерге Казанда грузиннарга каршы бернинди тискәре караш юк. Мәскәүдә һәм “Садовое кольцо” боҗрасы эчендәге кечкенә бер дөньяда булган хәлләр ул. Грузия кунаклар йортын ничек яулап алганнарын күргәнем бар. Минем танышларымны депортацияләгәндә, әлбәттә, син моны күрмичә яши алмыйсың”,- ди Денис Вәлиев. Әмма Казандагы спектакльләргә килгәндә исә, тамашачы әллә ни күп булмаган. Казанлыларның бу хәлгә үз бәясе бар. Беренчедән реклама бөтенләй диярлек булмаган. Икенчедән исә, әле беренче тапкыр гына килгән артистларның нәрсә турында спектакльләр күрсәткәнен күпләр белеп тә бетерми. Тифлис курчак театры диюгә исә, кайберәүләрнең күз алларына грузиннарның милли сәхнә әсәрләре килә. Резо Габриадзе театрын бу сәфәргә алып чыккан ширкәт вәкиле Полина Морозова әйтүенчә, шуңа күрә керем турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Казандагы чыгымнарны мәдәният министрлыгы үз өстенә алган. Тифлислеләр Казаннан соң Түбән Новгородка һәм Ригага юл тота

Наил Алан

XS
SM
MD
LG