Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:35

Әфганстанда италияле хәрбиләр азат ителде


Әфганстанда Италиянең ике хәрби хезмәткәре азат ителде. Аларны узган шимбәдә билгесез кешеләр алып киткән иде. Әсирләрне НАТО көчләре оештырган махсус операция барышында коткардылар. Италия гаскәриләренең икесе дә яраланган. Аларны урлаган биш кеше үтерелгән. Әлегә аларның кем булуы әйтелми.

Италияле хәрбиләр Әфганстанның көнбатышында, әфганлы тәрҗемәче һәм машина йөртүче белән бергә урланган иде. Ике әфганлының берсе – тәрҗемәче коткарылган, машина йөртүченең язмышы билгесез.

XS
SM
MD
LG