Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез журналистның үлүен җентекле тикшерүне таләп итәләр


«Журналистларны яклау комитеты” халыкара оешмасы АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райстан Төрекмәнстандагы бәйсез журналистның үлүен җентекле тикшерүгә ирешергә чакыра.

Кеше хокукларын яклаучы һәм “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Огульсапар Мурадова узган елның сентябрендә төрмәдә, әлегәчә ачыкланмаган шартларда үлгән иде. Мурадованың туганнары аны үтергәннәр дип уйлый. Бәйсез журналист 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Кеше хокукларын яклаучылар белдерүенчә, Мурадовага тагылган гаепләүләр тулысынча уйлап чыгарылган.

Кондолиза Райс бу атнада Берләшкән милләтләр оешмасының Нью-Йоркта үтүче Генераль Ассамблеясе утырышы кысаларында Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов белән дә очрашачак.
XS
SM
MD
LG