Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс”, “Рубин” узган атнаны җиңелеп озатты


Узган атна ахыры Татарстанның танылган спорт командалары өчен уңышсыз тәмамланды. Гомүмән спорт сөючеләрнең өметләрен “Рубин” белән “Ак барс” көннән-көн бетерә бара диләр журналистлар. Командаларның тренирларын алмаштырырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә ишетелә башлады. “Рубин”ның 23 сентябрьдәге нәтиҗәсез уеныннан соң җанатарлар стадион эчендә бер-берсенә әйберләр ыргытып узара сугыша башлыйлар. Көзге салкын яңгырлы көннәр тәэсир итте микән әллә Татарстанның данлыклы спорт командаларына, ниләр булды соң дип уйланучылар узган атна ахырында байтак булды. Чөнки 22 сентябрьдә “Ак барс” Питербургның СКА командасына дүрткә бер хисабына җиңелде. Уен “барслар”ның үз мәйданында, “Татнефть-Арена”да узуга, команда уенчыларының урыннарын үзгәртү еш эшләнүгә карамастан нәтиҗәләр Татарстан файдасына булмый. Бүгенге көндә “Ак барс”лар турнир таблицасының 11 баскычында торалар. Бу күрсәткечләре аларның үзгәрерме, җанатарлар, спорт сөйючеләр алардан бәхетле мизгелләр өмет итә аламы микән соң? - “Ак барс”ның төп уенчылары командадан китте. Яңалар калган искеләр белән җайлашып бетә алмыйлар - ди спорт уеннары белгече Фәнил Вакказов. Фәнил бу командаларны берничә ел күзәтеп килә, спорт журналисты булып эшләп алган дәвердә “Ак барс”, “Рубин” кебекләр турында язгалый иде. “Рубин” дигәннән, икенче көнне, 23 сентябрьдә башкаланың үзәк стадионында футбол уены булды. “Рубин” белән “Зенит” уйнады. Ләкин бу тамашадан разый булып, тынычланып кайтып китүче булмый. Чөнки исәп 4 бер исәбе белән “Рубин” җиңелә. - Начар уйнадылар. Карап торучылар. Җанатарлар уенны нык ошатмады. - диде әлеге уеннарны карарга баручы Казан егет Илдар. Ул үзе “Рубин”ның җиңүен теләгән теләвен, тик уенчылар гына тамашачы сөедерерлек, кычкырырлык итеп уйнамаган. “Рубин” җанатарларының тавышларыда зәгыйфь ишетелде ди әлеге әңгәмәдәшебез. - Җанатарларда команданы тавышлары белән көч-күәт бирә алмадылар. Югары рух, көр тавышлар юк иде. Ахыр чиктә алар башта каршы як җанатарлар белән, аннан үз-үзләре белән тарткалаша башлаганнар Республиканың танылган футбол командасы бөтенләй мескен хәлгә калганчы тиешле чаралар күрергә кирәк иде ди спорт белгечләре. Корбан Бердевны яшь, хәрәкәтчән тренирга алмаштырырга вакыт җитте ди алар. Бәлки тренирларны алмаштыру эшен Татарстан җитәкчелеге якын арада хәл итәр дә әле, чөнки дүшәмбе республика түрәләре сүзләрен, “эх, “Ак барс“та шулай итте, “Рубин”нан булмады…” дип киңәшмәләрен башлыйлар. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG