Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Изместьевка яңа гаепләр өстәлә


Русия Федерация Шурасының Башкортстаннан сайланган элекке әгъзасы Игорь Изместьевка яңа гаеп тагылды. Русия Баш прокуратурасы Тикшерү комитеты Изместьевны Федераль Иминлек хезмәте вәкиленә 10 мең доллар ришвәт бирергә маташуда гаепли. Бу хакта элекке сенаторның адвокаты Сергей Беляк хәбәр итте.

Моңа кадәр Изместьевны кеше үтерүне оештыруда һәм салымнар түләүдән качуда гаепләгәннәр иде. Изместьев шушы елның башыннан Мәскәүдәге тикшерү бүлегендә утыра.
XS
SM
MD
LG