Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы кулга алынган


Башкортстанның берләшкән оппозициясенең хокук яклаучысы, Башкортстанның кеше һәм ватандашларның хокукларын яклау оешмасы җитәкчесе Рәис Дәүләтхуҗин кулга алынган. Ул 19нчы сентябрь берләшкән оппозиция утырган бинада кулга алынып, Белорет районына озатылган. Рәис Дәүләтхуҗин республика милициясе һәм прокуратурасының җинаятьчел төркемнәр белән әшнәлеге турында күптән түгел Русия Президенты һәм Генераль прокуратурага хатлар күндергән иде. Дәүләтхуҗин шул хатны Барцакин фамилияле берәүгә сатарга тырышуы өчен кулга алынган. Оппозиция җитәкчеләре исә моны шул хат өчен үч алу дип бәяли. Әлеге хәл турында Русиянең кеше хокукларын яклау оешмаларына хәбәр иткәннәр. Шундый оешмаларның берсеннән килеп киткән вәкил Русиянең Генераль прокуратурасына кабул ителергә язылган. Дәүләтхуҗин исә ачлык игълан иткән.
XS
SM
MD
LG