Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкиловның кире урынына кайтуы ихтимал


Башкортстанның Югары мәхкәмәсе рәисе Марат Вәкилов контракт вакыты чыгу сәбәпле, 31нче май урыныннан киткән иде. Конкурста өч кеше катнашты. Шуларның берсе Марат Вәкилов. Республика судьялары коллегиясе бу урынга аның урынбасары Владимир Крыловны тәкъдим итте. Крылов Вәкиловның урынбасары булса да ул аны урыныннан алу турында Путинга хат имзалаучыларның берсе иде. Югары мәхкәмә рәисе Русия Президенты тарафыннан раслана. Крылов расланмаган. Моны Крыловның Башкортстан хакимятенә лояльлеге белән аңлаталар. Рәсми булмаган чыганаклар бу урынга кабат Марат Вәкиловның кайту ихтималлыгын хәбәр итә.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG